Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы хисапчысы РӘЙСӘ ГӘЙФЕТДИН кызы ГАБДЕЛГАНИЕВАның 6 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

06 ноября 2017, 07:22

875

0

0

«Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы хисапчысы РӘЙСӘ ГӘЙФЕТДИН кызы ГАБДЕЛГАНИЕВАның 6 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Рәйсә Гәйфетдин кызы! Сез моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килгәнсез. Бүген дә Сез балаларыгызга кадерле әни, үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләрнең олысына да, кечксенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлыкиңәшче. Шуңа күрә дә Сез олы ихтирам казандыгыз.

Рәйсә Гәйфетдин кызы! Сезне олы бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхет-куанычлар, озын гомер телибез. Без Без Сезне үз эшенең нечкәлекләренә кадәр белүче һәм эшегезне җиренә җиткереп башкаручы, төгәл һәм тынгысыз белгеч буларак беләбез. Балаларыгызның игелеген күреп, ходай биргән гомерегезне тормыш иптәшегез Фәрит белән беогә тигезлектә, иминлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Гомер үтсен, әйдә, чәч агарсын,

Тик йөрәккә кырау төшмәсен.

Килер көннәрегезгә тик тазалык

Һәм шатлыклар гына өстәлсен.

Бәхет, саулык, зур уңышлар

Елларга юлдаш булсын.

55 яшь берни түгел,

Сиксәне, йөзе тулсын.

Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев