Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ӘЛФИНУР ГАБДУЛЛА кызы САФИУЛЛИНАның  55 яшьлек юбилее

03 марта 2018, 09:17

1500

0

0

ӘЛФИНУР ГАБДУЛЛА кызы САФИУЛЛИНАның  55 яшьлек юбилее

«Кызыл юл» кооперативы баш хисапчысы ӘЛФИНУР ГАБДУЛЛА кызы САФИУЛЛИНАның  55 яшьлек юбилее. 
Хөрмәтле Әлфинур Габдулла кызы! Сез 28 ел «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгында намуслы хезмәт куйдыгыз, үзегезне һөнәрен яхшы белүче, ярдәмчел, кешелекле шәхес итеп таныттыгыз. Авырлыклар алдында югалып калмавыгыз, һәрчак яңалыкка омтылуыгыз, көчле рухлы, туры сүзле, тынгысыз, гадел һәм таләпчән булуыгыз белән зер хөрмәт казандыгыз. 
Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә матурлыкка сокланып, дөньяг, кешеләргә булган мәхәббәтне, матур киләчәккә ышанычны югалтмыйча, Ходай биргән гомерегезне тормыш иптәшегез Рәис абый белән бергә тигезлектә, муллыкта, сөенеп-шатланып, үстергән балаларыгызның игелекләрен күреп, хәерле озын гомер кичерергә язсын Сезгә! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! 

Күпме булса җирдә изге теләк – 
Без телибез Сезгә барын да. 
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын 
Туган көннең һәрбер таңында. 


Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар 
Изгелекләр булып кайтсыннар. 
Туар таңнар алып килсен Сезгә 
Сәламәтлек, бары шатлыклар. 


Зур ихтирам белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев