Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миләүшә һәм Нургаян Габдуллиннарның 1 һәм 27 февральдә 65 яшьлек күркәм юбилейлары

01 февраля 2018, 08:06

1421

0

1

Миләүшә  һәм Нургаян  Габдуллиннарның 1 һәм 27 февральдә 65 яшьлек күркәм юбилейлары

Балтачта яшәүче кадерле кешеләребез - Миләүшә Фарук кызы һәм Нургаян Габдулла улы Габдуллиннарның 1 һәм 27 февральдә 65 яшьлек күркәм юбилейлары. 
Газизләребез! Сезне туган көннәрегез белән ихластан котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы, тигезлек, бер-берегезгә терәк, куаныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер итүегезне телибез. Барлык кылган изгелекләрегез, ярдәмнәрегез, балаларым дип өзелеп яшәгәнегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бер үк исән-сау булыгыз. Без сезне бик яратабыз. 


Әни, әти, диеп әйтер кешеләрең булу – 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса, уртак була, 
Кайгыларың булса – югала. 
Сәламәтлек ташламасын сезне, 
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта. 
Яшәү яме, дөнья иминлеге 
Юлдаш булсын сезгә картлыкта. 


Сезне яратып, балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән улыгыз Таһир. 
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев