Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

НӘГЫЙМУЛЛА ГАЛИМУЛЛА улы МОСТАФИНга 20 октябрьдә 60 яшь тула

21 октября 2017, 16:13

839

0

0

НӘГЫЙМУЛЛА ГАЛИМУЛЛА улы МОСТАФИНга 20 октябрьдә 60 яшь тула

Балтач бистәсендә гомер кичерүче НӘГЫЙМУЛЛА ГАЛИМУЛЛА улы МОСТАФИНга 20 октябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Хөрмәтле тормыш иптәшем! Сине гомер бәйрәмең – күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрикитәбез, сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын,бәхет-шатлыкның иң олысын телибез.

Гомерең буе гаиләм дидең, балаларың хакын хакладың, хәләлеңә тугъры иптәш, ныклы таяныч булдың. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Аллаһы Тәгалә килер көннәреңне бәрәкәтле итсен, олыгайган көннәреңдә кылган яхшылыкларыңның әҗерен күреп яшәргә язсын. Мул, имин тормышта балаларыңның игелекләренә кинәнеп, оныкларыңның яратуларын тоеп, борчу-хәсрәт күрми, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән тигезлектә, бөтенлектә яшәүләр насыйп булсын!

Тормыш ямен тудыручы – Әти кеше,
Гаилә ямен булдыручы – Әти кеше.
Синең кулда тойдык, Әти, дөнья ямен,
Шуңа да син безнең өчен Бөек Кеше.


Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәнисә, балаларың Ильяс-Лилия,Талия, оныкларың Йосыф, Асель, һәм кода-кодагыең.



Наташа Жукова фотосы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев