Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әниебез ФӘРИДӘ ФАТЫЙХ кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның 14 июнь көнне 65 яшьлек юбилее.

14 июня 2019, 08:11

1441

0

0

Әниебез ФӘРИДӘ ФАТЫЙХ кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның 14 июнь көнне 65 яшьлек юбилее.

Яңгул авылында яшәүче кадерле әниебез ФӘРИДӘ ФАТЫЙХ кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның 14 июнь көнне 65 яшьлек юбилее.


Әниебез! Сине бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнеңә рәхмәтлебез.  Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, кадер-хөрмәттә, сәламәтлектә, әтиебез белән тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә язсын.


Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.


Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур  парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә.


Сине хөрмәтләп, әтиебез Нурислам, балаларың, кияү-киленнәрең һәм 10 оныгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев