Хезмәт

Норма авылында гомер кичерүче әтиебез ИЛШАТ МИННЕГАЛИ улы ХӨСӘИНОВка 25 августта 65 яшь тула.

Илшат, 25 август 2020 - 07:47
371
0
1

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Гаилә дигән бишек-оябызны җил-яңгырдан саклап, тормыш дилбегәсен нык тотып, безгә көчле терәк булып, муллыкта, рәхәт тормышта яшәтүче ул- син, әтиебез!

Кадерле әтиебез, сиңа ныклы тән саулыгы, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, хәерле бәрәкәтле гомер бирсен. Әниебез белән тигез бәхетле картлык кичерергә, балалар кадеренә, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын, насыйп ризыкларыбыз киң, табыннарыбыз тулы булсын.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез,

Булсын иде тулы, түгәрәк.

Синнән җылы алып хаман шулай,

Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән әниебез Венера, балаларың Айгөл-Илшат, Айнур-Алсу, оныкларың Гөлшан, Солтан, Зифа, Сылу, кода-кодагыйларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: