Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Норма авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйтүнә Хәлилрахман кызы Гайнетдинованың 20 гыйнварда 65 яшьлек юбилее!

20 января 2023, 07:47

1190

0

2

Норма авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйтүнә Хәлилрахман кызы Гайнетдинованың 20 гыйнварда 65 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине олуг юбилеең белән котлыйбыз.

Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, хаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни!

Чал чәчләрең, маңгай сырларың

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь син, Әни,

Картаюны белмә гомергә.

Һәрвакытта булдың өйнең яме,

Авыр чакта безгә син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, Әни, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән улың Рөстәм гаиләсе.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев