Хезмәт

Балтач районы

Котлаулар

Олуг хөрмәткә лаек хезмәттәшебезнең бүген туган көне!

06 августа 2022, 07:11

449

0

1

Олуг хөрмәткә лаек хезмәттәшебезнең бүген туган көне!

Табигать алтынга төренгән матур чорда Балтач бистәсендә яшәүче олуг хөрмәткә лаек Нурулла Мөбарәк улы Галиевның 6 август көнне туган көне!


Районыбыз газетасы “Хезмәт” белән озак еллар җитәкчелек итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Хөрмәтле Нурулла Мөбарәкович, без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Шунысы шатландыра, бүгенге көндә сез чын мәгънәсендә үзегезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгызга карата хакимият һәм район халкы тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Киләчәктә дә шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Сезгә сәламәтлек, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.

Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.

Яшәгез сез ир асылы булып
Гомерегез үтсен хөрмәттә.



Иң изге теләкләр белән “Хезмәт” газетасы коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев