Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы ихтирамга лаек остазыбыз, бик күп укучыларга тормышта үз урыннарын табарга булышкан хөрмәтле укытучыбыз Тәхүрә Зыятдиновна!

21 октября 2017, 15:53

844

0

0

Олы ихтирамга лаек остазыбыз, бик күп укучыларга тормышта үз урыннарын табарга булышкан хөрмәтле укытучыбыз Тәхүрә Зыятдиновна!

Олы ихтирамга лаек остазыбыз, бик күп укучыларга тормышта үз урыннарын табарга булышкан хөрмәтле укытучыбыз Тәхүрә Зыятдиновна!

Тормыш юлында маяк булып атлый-атлый, бүген үзегезнең 55нче алтын көзегезгә дә аяк бастыгыз. Үткән гомерегезгә әйләнеп күз салсагыз, ул елларның күркәмлегенә, мәгънәлелегенә карап тагын бер кат сокланырсыз.
Безгә - 1994нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына тормыш ачкычлары биргәнегезгә дә инде дистә еллар узган, шушы вакыт аралыгында ничәмә-ничә укучы сезнең күз алдыгыздан үткән, сездә сабак алган. Без - Сезнең укучыларыгыз - бүгенге көндә дә Сезне олы хөрмәт белән искә алабыз, дәресләрегезне сагынабыз. Сез безнең сыйныфны бер йодрык итеп туплап, бердәм, ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәттегез. Белем ягыннан гына түгел, тормышта да безне чын укымышлы, тәрбияле шәхесләр итеп күрү өчен зур көч куйдыгыз.

Хөрмәтле Тәхүрә Зыятдиновна! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлап, йөрәк түребездән чыккан иң ихлас теләкләребезнең Сезгә барып ирешүен телибез. Киләчәктә дә күңел биреп башкарган хезмәтегезнең хөрмәте чиксез булсын. Ныклы сәламәтлек белән, якыннарыгызның, үзегез укытып чыгарган укучыларыгызның, хезмәттәшләрегезең ихтирамын һәм теләктәшлеген тоеп яшәгез. Эшләрегез гел уң булсын, гел шулай олы рәхмәтләргә ирешеп гомер кичерегез, хөрмәтле укытучыбыз!

Эш күрсәткән кешене ил хөрмәтли,
Арта бара кадер-хөрмәте,
Гомер китабының һәр битенә
Бизәк сала куйган хезмәте.

Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык
Ташып тора җанда егәрлек
Бирсен Аллаһ Сезгә саулык
Гомер тауларына менәрлек!

Ихтирам белән 1994нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев