Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Остазыбызның 55 яшьлек күркәм юбилее!

01 апреля 2019, 14:51

1636

0

4

Остазыбызның 55 яшьлек күркәм юбилее!

Хөрмәтле Рамилә Ураловна! Бөтен көчегезне, белемегезне, йөрәк егәрен, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар тәрбияләүгә багышладыгыз.  Күңелегез картаюны белми, балалар кебек кояшка да, язгы бөреләргә дә куанасыз. Мәңге шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Саулыгыгыз булса, бар да булыр.

55 яшь ул – гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да үз чиратында бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен. Алдагы гомер юлларыгызда да сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, балаларыгызның хөрмәтен күреп яшәргә язсын.

Тынычлык булсын күңелегездә,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе Сезнең йөрәгегездә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.


Исәнлекне күбрәк бирсен Аллаһ,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Тигез барсын, озын булсын тормыш,
Бәхет елгалары мул аксын!

Хөрмәт белән Балтач гимназиясенең 4 б сыйныфы укучылары  һәм аларның әти-әниләре.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев