Хезмәт

Озак еллар Тукай исемендәге җәмгыять рәисе булып эшләгән җитәкчебез НУРУЛЛА СӘГЪДИ улы СӘГЪДИЕВка 17 июнь көнне 65 яшь тулды.

Нурулла, 17 июнь 2020 - 08:00
634
0
1

Сез егерме биш елга якын хезмәт юлыгызны авыл хуҗалыгына багышладыгыз. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән авыл халкының хөрмәтен яуладыгыз.

Хөрмәтле Нурулла Сәгъди улы! Олуг юбилеегыз белән котлап, иң матур, иң изге теләкләребезне юллыйбыз: тормыш юлдашыгыз Кадрия ханым белән балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, гомер юлын исән-имин, борчу-хәсрәтсез үтәргә язсын. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз.

   Тормыш йөген иңнәренә салып,
   Үргә менә ирнең асылы.
   Андыйларның максатлары зурдан,
   Җиңә алар буран, давылны.
   Ил улына әйләнә дә шәхес,

   Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
   Яшәгез Сез ир асылы булып,
   Гомерегез үтсен хөрмәттә.

Ихтирам белән Тукай исемендәге җәмгыять коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: