Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

РӘҮФ НӘБИ улы ГАТИЯТУЛЛИНның 20 апрельдә 60 яшьлек юбилее

20 апреля 2018, 15:01

1193

0

0

РӘҮФ НӘБИ улы ГАТИЯТУЛЛИНның 20 апрельдә 60 яшьлек юбилее

«Кызыл юл» кооперативында механизатор булып эшләүче РӘҮФ НӘБИ улы ГАТИЯТУЛЛИНның 20 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Рәүф Нәби улы! Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән, җан тибрәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз.
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзегездә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сезгә бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларыгыздан вә оныкларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр Сезгә телибез.
Үзегез кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген Сезне без.


Хөрмәт белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев