Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

РӘЙСӘ ГАЛИМҖАН кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 1 февраль көнне күркәм юбилее

31 января 2018, 10:07

1071

0

1

РӘЙСӘ ГАЛИМҖАН кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 1 февраль көнне күркәм юбилее

Түнтәр авылында гомер кичерүче кадерле вә хөрмәтле әниебез РӘЙСӘ ГАЛИМҖАН кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 1 февраль көнне күркәм юбилее. 
Сөекле әниебез! Сине 60 яшьлек гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез. 
Без бәхетле, әни! Ни өчен?! Чөнки Аллаһы Тәгалә безне олы йөрәкле, кайгыртучан, һәммәбезгә дә тигез карашта булган, акыллы, зиһенле Әни белән бүләкләгән. Гаилә учагының яктысы, балалар дуслыгы, ирешкән уңышлар синең кулларда, сөекле әниебез. Әтиебез белән бер уйда, теләктә яшәп, безгә карата булган рәхимлегегезне бәяләп бетерерлек түгел. Мәңге рәхәт яшәгез, Ходай сезне тигезлектән аермасын, тормышларыгызны тагын да мул итсен, иминлектә, исәнлектә-саулыкта бик озак еллар яратып, горурланып, Әни, дип куанып дәшәргә язсын! 


Ак кышларда тугангамы, аклык иңгән, 
Сафлык иңгән, әни бәгърем, күңелеңә... 
Шул сафлыкны җуймый яшәү үзе бәхет – 
Рәхәт яшә, әни җаным, гомереңә!!! 


Иң изге теләкләр белән балаларың Ранил-Гүзәл, Рамил-Лилия, Лилия-Ринат, онык-оныкчыкларың һәм әтиебез Рәсүл. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев