Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сосна авылында яшәүче кадерле әниебез Рәсилә Нәҗипованың 10 майда 55 яшьлек гомер бәйрәме юбилее.

09 мая 2019, 20:59

1451

0

1

Сосна авылында яшәүче кадерле әниебез Рәсилә Нәҗипованың 10 майда 55 яшьлек гомер бәйрәме юбилее.

Кадерлебез, сине шушы олы бәйрәмең белән  котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхет-шатлыкларның мулын телибез. Әти белән тигезлектә, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, озак парлы гомер кичерергә язсын, әни. Син һәрвакыт безне ачык йөзең белән каршы алып, озатып калучы да, акыллы киңәшләрең белән туры юл күрсәтүче дә, тәмле өчпочмакларың, самсаларың, гөбәдияләрен  белән безне сыйлаучы да. Рәхмәт сиңа, әни, назлы сүзләрең, биргән киңәшләрен өчен.

Синең киңәшләрең кирәк безгә,

Алда көтә безне зур юллар.

Әни диеп дәшү бәхетеннән,

Мәхрүм итмә, Раббым, күп еллар.

Әни назы кирәк әле безгә,

Хәер-догаң кирәк һәр эштә.

Син бит безнең өчен илаһи зат,

Син бит безнең өчен фәрештә.

Изге теләкләр белән әтиебез Рәфыйк, балаларың Рузилә,  Рөстәм, Сөмбел, Рәсимә, Илнар, оныкларың  Ильяс, Нияз,  кодагыйларың Вәсилә, Хәбибә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев