Әтиебез МӨДӘРИС һәм әниебез НУРЗАЛИЯ ГАЗИМЬЯНОВЛАРның алтын туйлары.

Сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, чияләр шау чәчәккә күмелгән,бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган ямьле май аеның 30нчы числосында Ор авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле булган әтиебез Мөдәрис һәм әниебез Нурзалия Газимьяновларның алтын туйлары.
Әнкәебез, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач,кече күңелле, ихтирамлы булган бер егетне – безнең әтиебезне – үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез.
Бүгенге көндә без ихтирамлы кешеләр икәнбез, тормышта үз урыныбызны табып, сезнең янга җыела алабыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел,ә сезнең дә уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек.
Безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Матур итеп куанып,аллага шөкер сез бар әле балаларыбыз дип каршы аласыз,тагын килегез дип озатып каласыз. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез.
Кеше арасында ким-хур итмичә үстердегез, гадел булырга өйрәттегез. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.
Кадерлеләребез, СЕЗНЕ чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз.Безгә терәк һәм КИРӘК булып яшәгез Исән-сау гына була күрегез. СЕЗ БЕЗГӘ БИК ТӘ КАДЕРЛЕ!!! Без СЕЗНЕ биииик яратабыз.
Без дүрт бала – тормыш гөлегез,
Әткәй – әнкәй сезгә дәшәбез.
Кайгы күрмичә, безне шатландырып,
Безнең белән бергә яшәгез.
Әти – әни тагын озак еллар
Яшәгез сез тату, сәламәт.
Безне тәрбияләп үстердегез,
Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.
Авырлыклар инде артта калды,
Җиңдегез сез һәр бер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылагыз һәр бер иртәне.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез һәм 9 оныгыгыз.
-
17 февраль 2019 - 20:11Чеберлыко кылъя усточиос 8-тӥ тулыспалэ Балтасьысь центральной библиотекаын, бигер калыклэн дано кылбурчиезлэн Г.Тукайлэн вордскемез дырысен 133 ар тырмонлы сӥзьыса, чеберлыко кылъя усточиос пӧлын районной конкурс ортчиз.1100
-
17 февраль 2019 - 19:56Йөргән кызлары белән "Гашыйклар көне"н бәйрәм итәргә барган игезәк егетләр авариядә һәлак булган Егетләр ятим булган. Аларның әбиләре һәм апалары гына бар16500
-
17 февраль 2019 - 19:34Норма мәктәбенең хоккей командасы – беренче урында! Бер атнаны да хоккей уйнамыйча калмый ахыры, егетләр?!8900
-
15 февраль 2019 - 10:59Күпбалалы гаиләләр фестивале_6
-
15 февраль 2019 - 10:59Күпбалалы гаиләләр фестивале_5
-
11 февраль 2019 - 16:11Газетаның 5нче санында (8 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
4 февраль 2019 - 13:51Газетаның 4нче санында (1 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.148701
-
15 февраль 2019 - 13:46Балтачта Әфганчылар бәйрәме (+фоторепортаж) Юбилей датасы «Ватан сакчылары» һәйкәлендә очрашудан башланды.70802
-
16 февраль 2019 - 21:41Татарстанда 6 балалы мөхтәрәм хәзрәт фаҗигале төстә һәлак була Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды.70401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика