Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтиебез Рамазан Фәрзиевка 7 июньдә 66 яшь тула

04 июня 2018, 10:36

1134

0

2

Әтиебез Рамазан Фәрзиевка 7 июньдә 66 яшь тула

Салавыч авылында яшәүче әтиебез Рамазан Фәрзиевка 7 июньдә 66 яшь тула. Катлаулы язмыш сынаулары, авыр тормыш юлы үткән кадерле әтиебезне чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! 

Син ятимлек ачысын кичеп, тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Киләчәктә дә янәшәбездә әни белән мул, имин тормышта, кадерлеләребез булып, озын-озак яшәгез.

 

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп!

 

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең Гөлия-Дамир, Гөлинә-Наил, оныкларың Данил, Алинә, Рүзәл, Рәсүл, Рәмис, Диләрә, Азамат исеменнән улың Раушан, киленең Алсу. Бу теләкләргә кадерле әниебез Гөлҗиһан һәм калган якыннарыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев