Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтиле-уллы НАИЛ һәм РАМИЛ МӨХӘММӘТГАЛИЕВЛАРның гомер бәйрәмнәре.

06 июня 2018, 08:59

1426

0

1

Әтиле-уллы НАИЛ һәм РАМИЛ МӨХӘММӘТГАЛИЕВЛАРның гомер бәйрәмнәре.

2018 ел гаиләбез өчен күңелле вакыйгаларга бай, чөнки 6 июньдә хөрмәтле кешеләребез – әтиле-уллы НАИЛ һәм РАМИЛ МӨХӘММӘТГАЛИЕВЛАРның гомер бәйрәмнәре. Әтиебез Наил Мөхәммәтгали улының 70 яшьлек олы юбилее.
Безнең кадерлеләребез! Сезне ихлас йөрәктән туган көннәрегез белән котлап, иң мөһиме – нык сәламәтлек, гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, балалар игелеге, аяз һәм якты көннәр телибез. Тормышыбызда алтын баганага тиң, парлы булып, балалар-оныклар рәхәте күреп, озын-озак, хәерле, бәхетле гомерләр кичерергә Аллаһ насыйп итсен.


Еллар үтте,чал башыгыз горур,
Үсеп бара ул, кыз, оныкларыгыз.
Һәрчак шундый көчле ихтыярлы,
Сәламәт һәм тигез булыгыз.


Сезне чиксез ярату белән әниебез, балаларыгыз Рамил-Чулпан, Резеда-Артур, оныкларыгыз Азат, Азалия, Азамат, Аделина, Тимерлан. Изге теләкләребезгә кода-кодагыйларыгыз һәм барлык туганнарыбыз кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев