Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Мулланур Фахрутдинович! Сезне чын күңелдән 70 яшьлек олуг юбилеегыз белән котлыйбыз һәм йөрәк түрендәге ихлас теләкләребезне җиткерәбез

09 февраля 2024, 10:40

454

0

3

Хөрмәтле Мулланур Фахрутдинович!  Сезне чын күңелдән 70 яшьлек олуг юбилеегыз белән котлыйбыз һәм йөрәк түрендәге ихлас теләкләребезне җиткерәбез

70 яшь! Кеше гомеренең матур бер биеклеге ул! Тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек, киләчәктә күз ташлар өчен фикер ачыклыгы да зур. Ә инде гомерен тынгысыз җаваплы хезмәттә үткәргән, узенең бәхетен аның куанычлы мәшәкатьләрендә күргән кеше өчен бу бәйрәм икеләтә куанычлы.

Сез халык өчен игелекле хезмәтләрегезне үзегезгә генә хас бирелгәнлек, энергия белән хезмәтегездән ямь һәм тәм табып башкаруыгыз белән күпләрне сокландырдыгыз. Җаваплы вазыйфалар башкаруыгыз, һәм, гомум кешелек кыйммәтләрен үзегездә туплаган кеше буларак, Сез тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын һәм хөрмәтен яуладыгыз.

Алгы көнегездә туар таңнарның якты, саулыгыз ныклы, тормышыгыз имин, фикерегез анык булуын телибез.

Иң изге, ак, һәм пакъ теләкләр белән

Татарстан Республикасы 10 нчы

номерлы район инспекциясе коллективы.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев