Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңгул авылында яшәүче кадерле кешебез Сәрия Гыйният кызы Нәбиеваның 26 октябрьдә олы юбилее !

26 октября 2017, 08:47

1131

0

2

Яңгул авылында яшәүче кадерле кешебез Сәрия Гыйният кызы Нәбиеваның 26 октябрьдә олы юбилее !

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез ! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Моңсу көзләргә ямь өстәп, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче. Алдагы гомер юлларыңда да сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә яшәргә насыйп булсын сиңа. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә !

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге, ак һәм пакъ теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең, оныкларың, барлык туганнарың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев