Хезмәт

Яңгул авылында яшәүче кадерле сеңлебез - Рәмзия Галиеваның 50 яшьлек юбилее!

Автор, 13 июнь 2020 - 07:11
737
0
2

Яңгул авылында яшәүче кадерле сеңлебез - Рәмзия Галиеваның 50 яшьлек юбилее!
Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкның олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек,  һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен! Син - ышанычлы тормыш иптәше дә, өч улыңның кадерле әнисе, киленнәрең өчен үрнәк кайнана, оныгың өчен яраткан әби, туганнарың өчен хөрмәтле сеңел ! Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын!
 

Пар канатлы бәхет юлдаш булсын,
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене!


Иң изге теләкләр белән Каюмовлар,Абделхаковлар, Габделхаковлар, Мөхәммәдиевлар, Накиповлар гаиләләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: