Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеегыз белән, яраткан Укытучыбыз!

06 января 2018, 15:41

1494

0

6

Юбилеегыз белән, яраткан Укытучыбыз!

Алан авылында туып-үсеп, Иске Салавыч авылында яшәүче, күп еллар Яңа Салавыч башлангыч мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән яраткан Укытучыбыз РАМИЛӘ апабыз ХӨРМӘТУЛЛИНАНЫҢ бүген 50 яшьлек Алтын юбилее.

Кадерле Рамилә апабыз! Сезне ихлас күңелдән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Безгә биргән белем һәм тәрбиягез, тырышлыгыгыз, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт әйтеп, үзегезгә һәм гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, күп шатлыклар телибез! Сезнең белән бергә гөрләп үткән балачак еллары, Сез үткәргән берсеннән-берсе кызыклы бәйрәмнәр, Сез биргән үгет-нәсихәтләрне онытмадык, ул чакларны һәрчак сагынып искә алабыз. Сез олы хөрмәткә лаеклы, зур хәрефтән языла торган чын Укытучы! Һәр баланы яратып, шуклыкларга сабыр итеп, “майлары тамып торган “бишле”ләрегез” белән мәктәпкә гашыйк иттегез! Бер-беребез белән дус булырга өйрәттегез, тирән белем бирдегез. Сез үз эшегезнең чын остасы! Авылыбызда мәктәп ябылса да, Сез безнең өчен дә, әти-әниләребез өчен дә бүген дә Укытучы!

Бәйрәмегез белән Сезне!

Сезне яратып, хөрмәт итеп, элекке укучыларыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев