Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ЗӘЛИЯ ШӘРӘФИЕВАның бүген 55 яшьлек юбилее

16 января 2018, 13:10

1295

0

2

ЗӘЛИЯ ШӘРӘФИЕВАның бүген 55 яшьлек юбилее

Ор авылында гомер итүче, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре ЗӘЛИЯ МӨХӘММӘТФАЕК кызы ШӘРӘФИЕВАның бүген 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Олы йөрәкле, киң күңелле, бик уңган, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булганың өчен сине бик яратабыз, ихтирам итәбез. Кайгы-хәсрәт күрми, җан тынычлыгы белән безне сөендереп яшәргә язсын үзеңә.

Алдагы тормышыңда кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык телибез. Тормыш иптәшең белән тигезлектә, муллыкта, яраткан кызларыңның, балдан татлы оныгыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, туганнарың янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Тормышыңда булсын бәрәкәт.

Олы җаның, изге күңелең өчен,

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

 

Иң изге теләкләр белән “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев