НӘКЫЙП МИНХӘТ улы САБИРҖАНОВның 29 декабрьдә 65 яшьлек юбилее иде

30.12.2016 11:34 | Котлыйбыз Принтерга

НӘКЫЙП МИНХӘТ улы САБИРҖАНОВның 29 декабрьдә 65 яшьлек юбилее иде
Шөңшеңәр авылында яшәүче кадерле әтиебез НӘКЫЙП МИНХӘТ улы САБИРҖАНОВның 29 декабрьдә 65 яшьлек юбилее иде.
Әти, сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, аяз көннәр, бәхет-куанычлар телибез. Әни белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, кызың һәм киявеңнең игелеген, оныклар сөенечен күреп яшә.
Яшә әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рүзилә, балаларың Резеда-Рамил, оныгың Рамилә, кода-кодагыең.
 
Фото: cosmicthings


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту