Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыру булып туганга балаларның гаебе юк (фото)

Авыру балалар, аларга кирәкле ярдәмнәр хакында һәрдаим язып торабыз. Ә менә Саба районындагы акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты һәм анда тәрбияләнүче балалар турында бик аз беләбез икән дигән фикергә килдем.

Әлеге балалар йорты турында Балтач урта мәктәбе укытучысы, "Amway" компаниясе белән хезмәттәшлек итүче Рәзинә Галимуллина белән аралашканнан соң белдем. Районыбызда әлеге структураны җитәкләүче Рәйсә һәм Азат Сабировлар белән бергә "В ответе за будущее" программасына кушылып, менә инде ике ел әлеге балалар йортына төрлечә ярдәм күрсәтеп килә алар. Ә бит анда әти-әнисенә дә кирәк булмаган балалар бар, димәк без дә, ярдәм итү йөзеннән, аларга карата игелекле эшләр эшли алыр идек.

Интернатта бүген көндә 78 бала тәрбияләнә икән. Шуның 37се - ятып кына торучылар. Аларны көндәлек карарга никадәр көч, никадәр түземлек һәм олы йөрәкле булу кирәк. Балаларның күбесеннән әти-әнисе баш тарткан. Әйе, аларның акыллары камил түгел, башка физик кимчелекләре дә бар, ләкин алар да җылы сүзгә мохтаҗ. Бер яктан караганда, йорт хайваннары тотучылар, аларга бөтен игътибарын бирүчеләр дә аз түгел арабызда, ә бу сабыйлар алардан кайсы җире белән ким соң?

Ә бүгенге көндә махсус ятып кына торучы балалар өчен яңа корпус төзелә. Райондашларыбыз әлеге балалар йорты белән берничә ел элек якыннан танышып, көчләреннән килгәнчә ярдәм итә башлаган. "Amway" компаниясе белән хезмәттәшлек итүчеләрнең башлангычын районыбызның кайбер шәхси эшмәкәрләре дә күтәреп алып, көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән. Аларга балалар йорты директоры зур рәхмәтен ирештереп, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәхет теләгән. Ә без киләчәктә мондый изге эшләргә кушылырга теләүчеләр тагын да күбрәк булыр дигән өметтә калабыз. Чөнки бу Амвей компаниясе җитәкчеләренең алдагы планнарына керә. - Киләчәктә сәламәтлек марафоны үткәреп, үзебезнең районыбыздагы мохтаҗ балаларга ярдәм итәсебез килә. Теләге булган райондашларыбызны чакырып калабыз. Чөнки тамчыдан да күл җыела бит!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250