Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биеп сүттең язмыш төеннәрен...

Янда булмасаң да, йолдыз булып Балкыйсың син безнең җаннарда! 2016 нчы ел гаиләбез өчен истәлекле, шатлыклы вакыйгалар белән башланып китсә дә, ел ахырында безне олы хәсрәткә салды. Ул безнең арабыздан минем кадерле тормыш иптәшем, балаларыбызның газиз әтиләре, оныкларыбызның яраткан бабайларын - Гаязов Тәлгать Гарәфетдин улын мәңгелеккә алып китте.

Аның киләчәккә зур планнар корып, җиң сызганып эшләп, яшәү дәрте белән янып йөргән мәле иде. Ул һәрвакыт ачык күңелле, ярдәмчел, кеше кайгысын уртаклашучы, шатлыклары өчен куанучы, төгәл, пөхтә, җаваплы, җыр-биюгә гашыйк кеше булды. 55 ел гомеренең 38 елын шофер хезмәтенә багышлап, эшендә гел алдынгы булды. Россия буйлап узган юлын исәпләсәң, җир шарын берничә тапкыр әйләнергә булыр иде.

Тәлгатьнең авыру диагнозы август башында гына билгеле булса да, мәкерле авыру инде октябрь аенда аны бездән аерып алды. Күңелләребез могҗиза көтсә дә, насыйп булмады.. 2016 нчы елны каршылыганда "Исәнлектә, саулыкта яшәсәк иде,"-дигән теләкләр чынга ашмады...
Авырган чорында аны сәламәтләндерү өчен табиблар һәм шәфкать туташлары күп тырышлык куйды. Ярдәм күрсәткән барчасына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Рәхмәтебезнең иң олысын көн, төн димичә, рухи ярдәм белән беррәттән, кирәкле дарулар алып кайтып дәвалаучы, мөһим белешмәләрне юллап йөргән якын күршеләребез Лидага һәм аның тормыш иптәше Ислам Газизовларга, Альфир Рифкать улына, Гөлнара Мансур кызына, Лилия Рифат кызына юллыйбыз.
Авыруының көчәйгән вакытында безгә бик зур терәк булган Нуриев Илшат Габделфәрт улына, Арча узәкара онкология бүлеге табибы Ибатуллин Илшат Ришат улына, андагы шәфкать туташларына Аллаһның олы рәхмәте яусын.
Тормыш иптәшемнең авырган вакытында һәм аны соңгы юлга озатканда гаиләбезгә рухи, матди ярдәм күрсәткән, кайгыбызны уртаклашкан барлык- барлык туганнарга, Илдар- Гөлнур Галиуллиннарга, авылдашларга, дусларыбызга, классташларыбызга, хезмәттәшләребезгә, күршеләребезгә, шулай ук балаларның, туганнарның хезмәттәшләренә, классташларына олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Һәрберегезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Ишекләрегезне кайгы җиле какмасын, исән-имин булыгыз! Олы рәхмәтләр белән балаларыбыз, туганнарыбыз исеменнән Зөлфирә Гаязова.
"Кеше китә, җыры кала", - диләр,
Җырың калды, даның таралды...
Биеп сүттең язмыш төеннәрен,
Йөрәкләргә нурың уелды...
Таң калдырып барлык җиһанны,
Йолдызлардай яндың югары.
Син юлларның горур падишаһы -
"Юлларыңа бәхет яугыры"...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250