Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 МАЙ СИНЕҢ ӨЧЕН НИНДИ БӘЙРӘМ?

Ленар, 30 яшь: «Белмим. Нинди хөрмәткә ял иткәнебезне дә белмим. Әмма ел саен дусларыбыз белән табигатькә ял итәргә чыгабыз». Ландыш Гарифуллина: «1 май минем өчен яз һәм хезмәт бәйрәме. Аның хезмәт бәйрәме дигәне күбрәк туры килә дип саныйм, чөнки май яллары бакча эшләре өчен бер дигән вакыт». Сиринә, 16 яшь:...

Ленар, 30 яшь: «Белмим. Нинди хөрмәткә ял иткәнебезне дә белмим. Әмма ел саен дусларыбыз белән табигатькә ял итәргә чыгабыз».
Ландыш Гарифуллина: «1 май минем өчен яз һәм хезмәт бәйрәме. Аның хезмәт бәйрәме дигәне күбрәк туры килә дип саныйм, чөнки май яллары бакча эшләре өчен бер дигән вакыт».
Сиринә, 16 яшь: «Минем өчен ул шашлык бәйрәме. Бу көнне зурлап бәйрәм итәбез, кунаклар каршылыйбыз. Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачабыз».
Илһам Гайнетдинов, «Хыял» яшьләр үзәге җитәкчесе: «Мин пионер булдым, әмма комсомол була алмый калдым. Без СССР чорында тәрбияләнгән балалар. Шуңа да 1 май шарлар, демонстрацияләр белән истә калган. Бүгенге көндә хезмәтем яшьләр белән бәйле. Шуңа да 1 май ми¬нем өчен гадәти эш көне. Бу чорда яшьләр, балалар ял итә. Аларның ялларын күңелле үткәрү безнең төп бурыч».
Фото: http://www.supertosty.ru/pozdravleniya/prazdniki/1_maya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250