Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

28 яшьлек чагыбыз

Балтач бистәсендә яшәүче Зариповларның зур һәм заманча йортларына керүгә, күзем стенага эленгән картинага, төгәлрәге, үзешчән рәссам ясаган портрет-композициягә төште.

- Безнең тормыш ул, - дип аңлатма бирә Кадрия апа. - Иремнең 55 яшьлегенә бүләк итеп ясаттым. Менә бу рәсемдә без икебез дә 28 яшьтә. Без бит икебез дә Балтачныкы. Бергә укыдык. Икебез дә бер-беребезнең беренче мәхәббәте. Сигезенче класстан җиде ел йөреп өйләнештек...
Шөкер, сагынып искә алырлык матур хатирәләребез бик күп. Гомер буе бер-беребезне аңлап, матур яшәдек... Менә монда кызыбыз Римма белән улыбыз Русланның да 28 яшьлек чакларын ясаттым. Бөтенебез бер яшьтә булсын дидем... Болары оныкларыбыз. Болары исә тормышыбызның аерым этаплары, яшәеше турында сөйләүче өстәмә "элементлар".
Әнә, Газель автобусын күрәсезме? Рөстәм бит берничә ел ЧП булып такси йөртте. Казанга бик күп студентлар аның белән йөрде. Әй, аңа килгән рәхмәт хатларын, сүзләрен белсәгез! Үзе дә бөтен кешенең көен көйләде, бәрәңгесен дә, башкасын да шәһәр буйлап өләшеп йөрде, барысының подъезд төбенә илтеп бирде. Андый таксиларны тыйганнан соң да әле балтачлылар хакимияткә барып, хатлар язып, аны кабат йөртүләрен үтенде...
Менә бу баян да Рөстәмнең гомерлек юлдашы. Бик матур уйный. Ә менә бу юл төзү техникасы улыбызныкы. Русланыбыз мәктәптә дә, югары уку йортларында да бик әйбәт укыды, юллар төзү буенча шәхси эшен булдырды. Бик тырыш ул безнең. Риммабызны да чын шәфкать туташы дип мактыйлар, яраталар, менә бу эмблемадан аның кем булып эшләвен аңлаган булгансыздыр инде...
Бер картинага үзләренең бөтен үткәнен сыйдыра алган (идея бит аныкы) Кадрия апа турында "иҗат кешесе кебек хыялый икән" дип уйлап бетермәдем, ул: "Гомерем буе икътисадчы булып эшләсәм дә, бөтен хыялым журналист булу иде, анда укырга керә алмагач кына, финансовыйга бардым", - дип әйтеп салды. Әйтәм бит, безнең кеше!
9 яшьтә әнисен югалтып, бик яшьли тормыш арбасына җигелгән, кыенлыкларны шактый мул татыган, аннан еллар үткәч, инде тормышым көйләнде дигәндә генә беренче баласын - туар чагы җиткән сабыен югалтып гомерлек тетрәнү алган, әле аннан соң да кызы Римма каты авырып, табиблар коры һава кирәк дигәч, төпләнгән нигездән кубып, унөч ел Ташкент каласында яшәп кайткан Кадрия ханым ярый әле янәшәмдә Рөстәм булды һәм бар дип бер шөкер итсә, "Тормыш үзе яшәргә өйрәтте", - дип, үткәненә сабыр гына тагын бер шөкер итә. Менә шушы сабырлык һәм шөкерана булу шау чәчәккә күмелеп утырган бу йортны тагын да нурлы, тагын да күркәм итә ахры.
Фото: http://vk.com/club43277939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250