Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абыем белән әтиемә

Балтач районы Әтнә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Малмыж шәһәре Кәлнә авылында гаиләсе белән гомер кичерүче Гәүһәрия Гайфуллина (Ногманова - кыз фамилиясе) 2000нче елда вакытсыз арабыздан киткән бертуган абыйсы Фәнискә һәм 2001 нче елда мәңгелеккә күзләрен йомган әтисе Солтанга соңгы сәламнәрен шигырь юллары аша җиткерә.



Ташлап киттегез сез, абый, әти!
Мәңгелеккә кайтмас юл белән.
Яткан җирләрегез йомшак булсын,
Каберегез тулсын нур белән.
Туган авылыма кайткан чакта,
Каршы ала зират капкасы.
Ачы хәсрәтле, шомлы җилләр,
Тәрәзәмне зинһар какмачы.
Һәр кен иртән төшләремә кереп,
Нидер аңлатырга телисез.
Күпме генә зарыгып көтсәм дә мин,
Инде хәзер мәңге килмисез.
Юк, кайтмыйсыз, йөрәкләрне телеп,
Бик вакытсыз китеп бардыгыз.
Дөньялыкта күргән авырлыктан,
Каберлектә урын алдыгыз.
Тыныч йоклагыз сез, әти, абый,
Хәзер мәңгелеккә сез бергә.
Гомер агышында булган авыр хәлләр,
Алып китте сезне гомергә.
Әти, бәгърем! Әйткән һәрбер сүзең,
Урын алды, күңелем түрендә.
«Туган туфракны ташламагыз», дигән сүзләреңне
Ишетәм кебек әле бүген дә.
Туган йортыбызга якынлашкан чакта,
Күрә идем әтием шәүләсен.
Тәрәзәдән карап иртән, кичен,
Көтә иде газиз баласын.
Хәзер кайтам, тәрәзәгә карыйм,
Әти бәгърем, нигә көтмисең?
Ишекләрне ачып кергән чакта,
Кулларыңны сузып килмисең?
Әйткән сүзләреңне искә алып,
Урыныңа барып утырам.
Әтием! Яткан мендәр читләреңне,
Күз яшьләрем белән тутырам.
Шул чагында тоям, әти синең,
Җылы урының күптән суынган.
Юк, елама, соңга калдың, балам, диеп,
Әйтәсеңдер кебек ерактан.
Ялгыз калган чакта, акрын гына,
Гомер йомгагыңны сүтәмен.
Синең үткән сикәлтәле юлдан,
Мин дә уйлый-уйлый үтәмен.
Бик авыр шул, тормыш сукмаклары,
Алга килми аны белмибез.
Юк вакытларыбызны бар итеп,
Сезнең янга кайтып килмибез.
Дөнья куа-куа килә дә ул,
Сугып егып, ачы итеп көлеп,
Үтеп китә...
Ә без шунда егылып калабыз.
Сезнең янга ешрак кайткан булса,
Шулай өзгәләнмәс иде балагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев