Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак яулыклы карт әбием

Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлыгын да күргәннәр.

Тик тормышта никадәр авырлыклар кичерсәләр дә, көчле булып калганнар.

Минем карт әбием Муллагалиева Мөслимә 1941 елның 1 сентябрендә Сасна авылында туа. Әтисе сугышка киткәндә ни бары җиде көнлек булып кына кала. Әнисе балаларын ач итмәс өчен тырышып эшли. Әбиебез безгә әнисенең үләннәрдән төрле ашлар, алабутадан ипи, басудагы черек бәрәңгеләрне җыеп кайтып, аннан кәлҗемә пешереп ашатуларын сөйли.

– Әтиебез сугышта иде. Ул хатларны күп язды. Берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган, штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга торган идек абый белән. Хатларында безне үзе янына Урта Азиягә чакырды. Без әниебез белән әти янына киттек. Анда тагын бер энебез туды. Сугыш беткәч бераз шунда яшәдек. Мин ике класс белем алдым. Аннан соң кабат туган якка кайттык, – дип сөйли карт әбиебез.

Авылга кайткач әбием укуын дәвам итә. Җиденче классны тәмамлагач фермада эшли башлый, бозаулар карый. Аннан соң 20 ел авыл клубында эшли.

Карт бабам белән алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 11 ел балалар бакчасында кече тәрбияче – нянька булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә карт әбиемнең 6 баласы, 15 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Әбиемнең бер генә теләге бар: “Башка беркайчан да сугышлар булмасын, ачлык-ялангачлык вакытлары кабатланмасын иде!”, - ди ул безгә.

Диләрә Сафина,

Балтач гимназиясенең

2 а сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында