Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Акчәчәк»кә — 35 яшь

Күптән түгел бистәнең 1нче номерлы «Акчәчәк» балалар бакчасының ишекләрен ачып, балаларны кабул итә башлавына 35 ел булды. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан бакчада бәйрәм тантанасы уздырылды.


Сүзебезне тарихка күз салудан башлыйк әле. Район үзәге булуга карамастан, Балтачта махсус проект белән төзелгән, барлык уңайлыклары тудырылган балалар бакчасы булмый. Шул сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ясле-бакча төзергә дигән карар кабул ителә. Проектын эшләп, бакчаны төзеп бирү эше шул елларда даны Рәсәйгә танылган районның мех әйберләр фабрикасына йөкләнә. Фабриканың шул чордагы директоры Кавис Атабаев бертөркем хезмәткәрләр һәм оешмапредприятиеләр белән бер лектә төзелеш эшен башкарып чыгалар. Ясле-бакча төзелеп, үз эшенә керешкәнче, аның эчен, тышын җиһазларга, педагогик, санитар-гигиеник таләпләргә туры китереп эшне башлап җибәрү өчен педагогик коллектив туплана. Бакча мөдире итеп Сания Вагыйз кызы Бәйрәмованы билгеләп куялар. Шул елның көзендә бакчага 230 бала кабул ителә...
Еллар үткән саен бакча ямьләнә, матди-техник базасы ныгый, коллектив тәҗрибә туплый бара. 1987нче елда мөдирлек Вазыйфасы Фирдәүсә Сәйфетдиновага беркетелә. Елдан-ел яңа кадрлар, яшь белгечләр эшкә алына башлый. Беренчеләрдән булып логопед төркемнәре ачыла, музыка җитәкчесе штатлары бирелә.
... Бүгенге көнгә килеп җитсәк, 2002нче елдан бирле бакчаны Лилия Васыйл кызы Төхвәтуллина җитәкли. Коллективта барлыгы 47 хезмәткәр фидакарь хезмәт куя. 35 ел буена биредә 1600гә якын бала тәрбияләнеп белем иле ишекләрен ачып керә алган. 35 ел бер карасаң бик күп чор түгел сыман, ә ирешкән уңышларны, яулаган үрләрне һәм күпсанлы Мактау таныклыкларын, Рәхмәт хатларын күздән кичерә башласаң әлеге дәвернең олы бер хезмәт юлын тәшкил итүенә инанасың. Чөнки биредә бакча мөдире Лилия Төхвәтуллина, өлкән тәрбияче Гөлназ Гарифуллина, укытучы-логопедлар Роза Тимербаева һәм Әлфия Төхвәтуллина, рус теле тәрбиячесе Лилия Муллагалиева, төркем тәрбиячесе Дилбәр Вәлиева кебек ТР һәм РФ күләмендә уңышларга ирешкән алдынгы педагоглар хезмәт куя. Әлеге уңышлар, хезмәткәрләрнең күмәк тырышлыгы, заман таләпләренә туры килерлек белем бирә алу бакча коллективының горурлыгы һәм биредә канат ярган балаларның тормышта үз юлларын табуы аның йөз аклыгы. Балалар бакчасы эшчәнлеген әти-әниләрнең ярдәменнән, үзара килешеп эшләүләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Аларның да иң активларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Басыйр хәзрәт Бикбаев, балалар табибәсе Гөлзадә Корнилова, Фирая ханым Хәкимҗанова, Мөнирә Хәбибуллина кебек районыбызның күренекле җәмәгать эшлеклеләре чыгышында да, ата-аналар комитеты исеменнән чыгыш ясаучы, элек үзләре, хәзер инде балалары бирегә йөрүче, әти-әниләр сүзләрендә дә бакча коллективына һәм ветераннарына карата бары тик җылы рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Бакчаны төрле елларда тәмамлап, Балтач урта мәктәбендә, гимназиядә, сәнгать мәктәбендә укучы яшь егет-кызларның дәртле җыр-биюләре, кайчандыр шушында тәрбияләнеп, бүген инде үзләре үк тәрбияче булып эшләүче хезмәткәрләрнең «йол дызлы» сәламнәре дә күңелләрдә матур хатирәләр калдырды. Иң беренче җырларын шушы залда башкарган, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Салават эстрада-җыр театрында белем алып, «Татар җыры - 2010» конкурсы лауреаты булган Зәлия Шәйхетдинова һәм шул ук уку йорты студенты Гөлия Мәннапова кебек танылып килүче яшь җырчыларыбызның чыгышлары да туган бакчаларына музыкаль сәлам булып барып иреште.
Ә район хакимияте котлавын мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова ирештереп: «... гел беренче булып калыгыз. Коллективыгызның бай мирасын саклагыз, ветераннарыгызны да хөрмәт итеп бирегә чакыруыгыз күңелле күренеш, дип хуплады. - Сезгә эшегездә уңышлар телим, киләчәктә сезне барлык уңайлыклары булган, бассейнлы бакча итеп күрергә язсын!» дип, коллективка Рәхмәт хаты һәм Ә.Закирова, Ф.Хөснетдинова, Л.Муллагалиева, Г.Төхбәтуллиналарга район мәгариф бүлегенең Мактау та ныклыкларын тапшырды. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты коллективы котлавын Нурия Зарипова ирештерде.
Инде озак еллар тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп эшләүче 2нче, Знче һәм бнчы номерлы балалар бакча ларыннан килгән бертөркем хезмәттәшләренең котлавы исә сәхнәләштерелгән тамашалар аша әйтелде. Бәйрәм кичәсе ахырына якынлашып килсә дә, олы рәхмәт хисләренә уралган сүзләрне әйтеп бетерү мөмкин түгел иде. Күңелләр тулган, йөзләр шат! Менә соңгы мизгелләр... Залга нәкъ балачак илендә, әкият дөньясында гына була торган янып торучы шәмнәр белән бизәлгән зур «Акчәчәк» торты чыгарылды (рәсемдә). Туган көндә бары изге теләкләр генә телиләр, ә без аларның чынга ашуына ышанабыз.

Бәйрәм тантанасыннан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев