Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар безгә бик кирәк!

Аның кебек кешелэр дөньяда меңгә бер туадыр. Сүзем акъяулыклы, куңеле белән дә ак булган кадерле әбием Фәүзия Нури кызы хакында. Бу көннәрдә әбиемнен туган көне.

Шәһәрдән авылга кайтуга әбием белән бабам янына кермәсәм, кунелем тыныч калмый. Үзенең тәмле чәйләре белән ул безне генә түгел, ә алар ишеген атлап кергән һәркемне сыйлап чыгара. Холкы шундый. Беркатлы. Беркайчан кешеләргә үч сакламый. Башкаларны да шуңа өйрәтә. Авылның ак әбие диләр әле аны. Гарифулла бабам белән 61 ел тату гомер кичерәләр. Тормыш диңгезендә авырлыкларны куп күргән алар. Алтынчы сабыен тапкач, сөенеч һәм фаҗига. Әбием аяксыз кала. 10 ел урын җирендә яткан ул. Көн-төн Аллаһтан сәламәтлек сорый. 10 елдан соң тораташ каткан аяклар хәрәкәтләнә башлый. Куллары ярдәмендә кабаттан сабый бала кебек йөрергә өйрәнгән. Бер адым атлау, зур бәхет була. Урын өстендә ятканда да әбием тик тормый. Куллары алтын аның. Тәрәзәләргә пәрдәләр, балаларга өс киемнәре теккән. Аякка басуга инде ул кечкенә чагындагы хыялын да тормышка ашыра. Тегү машинасы сатып ала. Аның ярдәмендә курше тирә авылларны да өс киемле итә ул. Аның тегүче Фәүзия дигән даны тарала. Ул теккән, сырган бишмәтләргә сорау зур була. Затлы тегү машинасы белән эшләп карау бәхете миңа да елмайды.Әбием аны куз карасыдай саклады. Бүген инде өйнең түреннән башка урынга алдылар. Бабам белән бергә тату гомер итеп, балаларына, оныкларына үрнәк курсәтәләр.
Тормыш дәресен без дә алардан бик теләп алабыз. Икесе дә озак еллар дин юлында. Бервакытта да кешеләргә караңгы чырай курсәтмәс, зарланмас алар. Динебез нәрсә кушса, шуны үтәп тыныч кына гомер итәләр. Сабыр булырга өндиләр. Аллаһы Тәгаләдән сорарга, аңа сыенырга дигән мәгүнәле сүзләрне без алардан ишетеп үстек. Картлык шатлык тугел дисәләр дә, олыгайган көннәрендә мин кадерлеләремә күнел тынычлыгы һәм безнең арда озак гомер кичерүләрен телим. Чөнки, алар әле безгә бик кирәк.
Финзия Газизова,
Смәел авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250