Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аңлашып эшлик

21 нче ноябрь РФ салым инспекциясе органы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелде.

Бәйрәм көннәрендә әлеге өлкә хезмәткәрләренә, ветераннарына һәм яшь буынга үз эшләренә бирелгәнлекләре һәм аны югары дәрәҗәдә башкарганнары өчен олы рәхмәт хисләре белдер­әсе килә. Киләчәктә дә тәҗрибә, ихтыяр көче һәм тырышлык уңышыгызның төп нигезе булсын. Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Саба, Кукмара, Теләче, Балтач районнары салым инспекцияләре Юнчы номерлы районара салым инспекциясе булып үзгәртелде. Быелның август аеннан әлеге составка Мамадыш районы да кушылды.

Үз эшләрен намус белән башкарып, аның никадәр мөһим икәнен аңлаган, үзләрендә җаваплы­лык тоеп эшләүче кешеләр салым инспекциясе хезмәтенең нигезен тәшкил итә. Балтач салым инспекциясендә намус белән эшләгән кешеләр турында аерым әйтми мөмкин түгел. Галина Гафиятуллина, Рашит Хафизов, Наилә Сәфинәлар үз эшләренә хилафлык китерми, дәүләткә намус белән хезмәт иттеләр. Бүгенге көндә исә Руфинә Гыйләҗева, Лотфулла Хәбибрахманов, Рамил Нигъмәтуллиннар әлеге хезмәтне дәвам итәләр, үз эшләренең осталары булып торалар. Салым системасы гел камилләшә, хөкүмәтебез дә аны салым түләүчеләр түләрлек итәргә омты­ла. Шуның нәтиҗәсендә салымнар тиешле вакытта һәм күләмдә түләнә. РФ бюджетына салым­нарны түләү буенча һәр ел саен уңай динамика күзәтелә.

Агымдагы елның 11 аена Балтач муниципаль районының җирле бюджетына 124,5 миллион сум салым кергән. Узган ел бу сан 14,1 миллион сумга кимрәк булган.

Салым инспекциясе хезмәткәрләре салым түләүчеләргә үз бурычларын үтәүгә уңайлыклар тудыру өчен көчләрен җәлләми хезмәт куялар. Бүгенге көндә һәр салым түләүче интернет аша үзенә кирәкле мәгълүматны табып, аннан файдалана ала. Еллар үтеп, кешелек дөньясы гел дә камиллеккә омтылган мәлдә моның шулай булмый хәле дә юк, минемчә.

Бәйрәм көннәрендә район, аның халкы өчен тирәнтен кайгыртып эшләүче салым хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләп, аларга бары әлеге хезмәтне аңлап, вакытында салымнарын түләүче гражданнар гына мөрәҗәгать итсен дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев