Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинәбез зарыгып көткән (фото)

... Без килгәндә Алинәбезнең ягымлы, йомшак тавышы ишегалдындагы коймалар артыннан ишетелә иде. Шулкадәр бирелеп уйный, бераз гына борчымыйча торыйк дип, Нурания апа янына өйгә уздык.

Шул арада кызчык очып та керде, баш мөхәрриребез кочагына нәни кошчыктай килеп тә сыенды. Аннан якташы Гөлзидә апасын килеп кочты.
- Киләсегезне әйткәч, и көтте инде, - ди әбисе Нурания апа.- Якын туганыдай зарыгып көтте.

"Хезмәт"ебез аңа Яңа елның Кыш бабае кебек тоела икән инде, Кыш бабай да бит хыялларны чынга ашыручы, ни телисең, шуны бүләк итүче. Бу юлы редакциябез коллективы Куныр авылында яшәүче укучы кыз Алинәне спорт киемнәре белән куандырды.
Шундый матур спортивканы, аяк киемен күргәчтен Алинәбезнең ничек сөенгәнен белсәгез икән!?- яңа киемнәрне сыйпый-сыйпый күкрәгенә кысты, хәтта үбеп тә алды. Аның йөзендәге ихлас шатлык чаткыларын, күзләренең ни дәрәҗәдә балкуын сүзләр белән генә тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Сабый күңеле, канатлы Винкс курчагын күкрәгенә кыскан килеш, бу тылсымлы минутларның чынмы-түгелме икәнлегенә ышанмыйчарак та торды бугай әле.
Уку кирәк-яраклары, күчтәнәч пакетларына да бик куанды. Мондый самими күренеш безнең күңелләрне дә биләп алды, шушы кыска гына вакыт эчендә тыйнак кына күчтәнәч - бүләгебез белән ятим баланы куандыра алуыбызга чиксез куандык. Бәхетең булсын, бала, әбиеңә исәнлек-саулык, үзеңә рәхимле-шәфкатьле тормыш телибез, дип "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында үзебездән дә өлеш кертүебезгә куанып, кайтыр юлга кузгалдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250