Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һаман бер балык башы

- Инде ничә ел җыелыш саен сөйлибез. Бушлай бирелергә тиешле даруларны һаман да алып җиткерә алган юк. Пенсиягә өстәмәнең даруга дигән өлешен акчалата алмыйча ялгышабыз бугай.

- Шулай шул. Аптекада табиб биргән рецепт белән дару юк, ә акчага райондагы аптекаларның кайсыннан булса да тапмый калмыйсың.
Район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясендә күтәрелгән мөһим проблема¬ларның берсе шушы булды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина үзенең җавабында бу мәсьәләнең кискенлеген таныды. Инвалидларны льготалы дарулар белән тәэмин итүдә район үзәк хастаханәсе җитәкчелегеннән конкрет чаралар күрүне таләп итәргә кирәклеге ассызыкланды.
Инвалидларны шәхси тернәкләндерү программасы (ИПР) буенча да сүз күп булды. Инвалидлыкка элегрәк чыкканнарның күбесендә бу программа юк икән. Ә аннан башка бернинди санато¬рийларга да путевкалар бирелми. Алыйм дисәң, өр-яңадан кабат медицина тикшерүе уздыралар икән. «Тагын хастаханә бүлмәләренә чират торып айлар буе йөрисе килми инде безнең», - ди инвалидлар. Бу мәсьәләне дә уңайлы итеп берәр ничек җайлап булмый микән дип тагын үзәк хастаханә җитәкчелеге алдына сорау куя алар. Тормыш итү өчен кирәкле техник чаралар алу өчен дә шушы программа кирәк ич.
- Берәребезгә инсульт була калса, нишләргә кирәк. Мондый авыруны кыймылдатырга ярамый. Арчага алып барып җиткергәнче «теге дөнья»га ук китеп баруың бар ич.
- Даруны, ИПРны әллә кайчаннан бирле хәл итә алмаганны, монысын район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге үзе генә хәл итә алмый да алмый инде. Бөтен өмет район хакимиятенең яңа җитәкчесендә, - дип үз сорауларына үзләре үк җавабын да бирде инвалидлар.
- Чепья хастаханәсенә элек 29 авылдан киләләр иде. Хәзер нибары 5 койка бар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы да юк. Кан басымың кинәт күтәрелеп яки төшеп китсә, Балтачтан килеп җиткәнче нишләргә кирәк?
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина «Хәвеф сигналы»на басарсыз», - дип җавап бирсә дә залдагылар канәгать калмады. «Ул сигнал кан басымын төшерми ич», - дип гәпләшеп алдылар.
Әйе, өлкәннәр, бигрәк тә инвалидлар өчен сәламәтлек бик зур мәсьәлә. Шуңа күрә җыелышта да бу хакта сөйләшү күп булды. Моны район үзәк шифаханәсе җитәкчелеге игътибарга алырга тиеш.
Компьютерга өйрәнү курслары, төрле мәдәни-спорт чаралары турында да сөйләштеләр, ул чара¬ларда актив катнашучыларны бүләкләделәр.
Конференциядә җәмгыятьнең яңа җитәкчесе сайланды. Ева Александрова гаиләсендә эш күп булу сәбәпле, бу посттан үз теләге белән китте. Делегатлар үзләренең яңа җитәкчеләре итеп бертавыштан Иске Салавычтан Рамазан Фәрзиевне сайладылар.
Рәсемнәрдә: конференциядән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250