Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ана капиталы”ның киләчәге билгесез...

Гамәлдәге закон нигезендә "Ана капиталы" буенча акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга (аңа кадәр алмаган булсалар) бирелә. Әлеге программа тирәсендә имеш-мимешләр дә шактый.

Интернет челтәрендә аны 2019 елга кадәр озайтулары турында да хәбәр иттеләр инде. Имеш, акчалата ярдәмнән аз керемле гаиләләр файдалана алачак. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат үзәге вәкиле Алинә Гашникова сүзләренә караганда, акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга гына биреләчәк. "Программаны озайтачаклармы-юкмы, бу хакта әлегә бернинди төгәл мәгълүмат та юк", - диде ул.
2017 елда сертификат бирү генә төгәлләнәчәк. Ә булган "капитал"ны эшкә җигәргә теләү-челәргә ашыгасы юк, дәүләттән бирелгән ярдәмне соңрак та файдаланып булачак. "Бүген программаны озайту юнәлешендә хәтта закон проекты да юк әле", - диде белгеч.
Хәтерләсәгез, депутатлар "Ана капиталы"н бирүне тагын ун елга озайтырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Тик проектны кире кактылар. Ул арада социологлар чаң суга. Илдә туучылар саны тотрыклы рәвештә кими башлаган. 2015 елның беренче биш аенда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, балалар 16,7 меңгә азрак туган. Росстат мәгълүматлары закон чыгаручыларны да яңадан утырып уйларга мәҗбүр итмәгәе.

Чыганак: матбугат.ру
Фото: http://www.ami-tass.ru/news/kogda-zakanchivaetsya-srok-deistviya-materinskogo-kapitala.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250