Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аракысыз Сабантуйга карата кайбер фикерләр

Сабантуйлар узса да, аның турында сөйләшүләрнең тынганы юк әле.

- Малай, быел Сабантуйларда районныкында да, авылларда да аракы да, сыра да сатылмады бит. Болай да әйбәт икән.
Балтач автовокзалында каяндыр кунакка кайтучы бер танышы белән сөйләшеп торган таксист сүзләре бу. Чыннан да, Сабантуйларда аракы сатылмау үзенә күрә бер яңалык булды. Бу хакта кайбер райондашларыбызның фикерләре белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык.
Район кулланучылар җәмгыяте директоры Хәйретдин Шәйхетдинов:
- Шәп булды. Сатучыларыбызны исерекләр йөдәтмәде, мәйданда абынып, ямьсезләнеп йөрүчеләр булмады. Ә товарны аракы булган еллардагыдан да бик күпкә артык суммада саттык. Сәүдәдә аракы сатудан гына зур акча керә дигәннәре пүчтәк сүзләр ул. Массакүләм мондый чараларның спиртлы эчемлекләрдән башка узуына без бик шат.
Балтач мәчете имамы Рамил Бикбаев:
- Сабантуйлар узгач та мәктәптә үткәрелгән җыелышларда район имамнары, абыстайлар бәйге мәйданнарына аракы керттерелмәве өчен район җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Әле дә мәчеткә йөрүчеләр бу мөһим адымның урынлы ясалуын сөйлиләр. Сабантуйларда гына түгел, гомумән, халык күп җыелган урыннарда спиртлы эчемлекләр сатылмау мөселманнар яшәгән төбәкләр өчен бик кирәкле фал. Исламда исерткеч харам санала.
- Чепьяда яшәп, төрле эшкә йөрүче 40 яшьлек Е.П.:
- Бәйгегә төшкәнче үк кәефләнгән идек инде. Минем шикеллеләрнең барысы да үзләре белән кыстырып килгәннәр. Барыбер эчтек, утырдык. Мәйданда сыра, аракы ише эчемлекләр сатылмавы шәп булды, билгеле. Узган ел җитмәде бугай әле дип алып эчә-эчә Сабантуй мәйданыннан йоклап айныгач кына кайта алдым.
- Балтачтан пенсионер Р.А:
- Әллә кайчан вакыт иде инде. Юньле татар авылында бөтенләй аракы сатмыйлар.
- Балтачтан Л.С.:
- Сабантуйда аракы саттырмаганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Ирләре эчәргә яраткан хатыннар тынычлап бәйрәм карады ичмасам. Аннан яшүсмерләр өчен дә шәп булды бу. Алар сырасын, аракысын үзләре белән алып килми ич инде. Мәйданда сатылмагач, яшьләрдән спиртлы эчемлекләр эчүчеләр бөтенләй күренмәде.
Фикерләрне Хәлил НӘКЫЙПОВ язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250