Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атказанган икътисадчы тормышы

Күптән түгел районыбыз өчен куанычлы хәбәр килеп иреште: ТР Президенты указы нигезендә Смәел авылында туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәп, белем бирүче Фаяз Әүхәдиевка нәтиҗәле фәнни педагогик эшчәнлеге һәм ТР агросәнәгать комплексына югары квалификацияле белгечләр әзерләве өчен «Татарстан Республикасы Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде. Шушы уңайдан әлеге шәхес белән...


Гади колхозчы гаиләсендә туып үскән Фаязның бүгенге көндә районыбызның һәм республиканың егет-кызларыннан авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләүдә һәм тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклап үтү зарур. Кечкенәдән әлеге максат белән алга атлаганмы ул, әйтүе кыен. Ләкин бүгенге көндә ирешкән уңышларының очы еракларга барып тоташуы көн кебек ачык. Тырыш, эшчән гаиләдә туып үскән Фаяз туганнары, дуслары өчен дә зур горурлык. Дүртенче дистәсен генә ваклаучы әлеге шәхес чагыштырмача кыска вакыт аралыгында үзе сайлаган юнәлеш буенча бик күпкә өскә күтәрелә. Смәел урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлагач, ул «Смәел» кооперативында гади эшче булып хезмәт юлын башлап җибәрсә, сәгате суккач югары белем алу максатыннан калага килә һәм М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының көндезге бүлегенә укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. 5 ел белем алу белән генә чикләнми, 1995нче елдан аның педагогик хезмәте башлана. Шул вакытта ул ассистенттан кафедра доцентына кадәрге юлны үтә. Белеме көчле булгач болар белән генә дә тукталмый, 1999нчы елда диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Үзе белем биргән студентлары аның дәресләренең бик кызыклы, үзенчәлекле һәм югарылыкта үтүен ассызыклый. Шәкертләренә ул белемне теория аша гына түгел, практика белән дә бирә, үзе үк уку ярдәмлекләре дә яза. Шуның белән үз белемен ул берничә буын вәкиленә җиткерә. Фаязның тырышлыгын белем бирү йортында гына түгел, башкаланың бүтән үзенчәлекле өлкәләрендә күреп, Мактау таныклыклары белән бүләклиләр.
Фаяз Нурисламовичның гаилә хәленә килсәк, әтисе инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын. Ә әнисе Әминә апа шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яшь галимебезнең тормыш иптәше Рәдифә ханым да педагогика юлыннан атлаучы шәхес, ул Казан мәктәпләренең берсендә татар теле укыта. Яшь гаилә бер кыз бала үстерә. Аның да киләчәктә әти-әнисе юлын дәвам итүендә шигем юк минем.
Читтән карап торышка ук ачык йөзле, ярдәмчел, якыннары өчен киң күңелле, ә дуслары өчен шаян Фаяз белем үрләрен яулаудан тыш та күп кенә башка өлкәләр белән кызыксына. Тик аның аларга вакыты гына калмый. Чөнки көндәлек гыйльми эшләр белән утырасы, фәнни хезмәтен дәвам итәсе, баетасы, тулыландырасы бар.
Смәел суларын эчеп, районыбызның искиткеч табигатеннән зиһен җыеп, бүгенге көндә югары үрләр яулап, аның белән генә дә тукталып калырга җыенмаган Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы производствосын оештыру кафедрасы доценты, икътисад институты директоры урынбасары Фаяз Әүхәдиевны авылдашлары гына түгел, ә райондашлары да танып белергә һәм аның белән чиксез горурланырга тиеш!
Фаяз Нурисламович, алга куйган максатларыгызны да уңышлы башкарып чыгарга язсын Сезгә!

Рәсемдә: Фаяз Нурисламовичка Татарстан Президенты киңәшчесе Анатолий Красновның бүләк тапшырган мәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250