Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл баласы мин

Авыл баласы мин, читенсенмим Авыл кызы булып туганга. Авыл урамында яланаяк Йөрсәм дә мин чабып урамда. Читенсенмим, минем балачагым Узды ашап юа, кузгалак... Белем алдык чит авылга йөреп, Без җәяүләп кенә урманнан. Туйганчы без кәнфит ашамадык, Тик ач-ялангач та булмадык. Кар көрәдек, сулар ташыдык, Утын кисеп, аны турадык. Эшләп үстек,...

Авыл баласы мин, читенсенмим
Авыл кызы булып туганга.
Авыл урамында яланаяк
Йөрсәм дә мин чабып урамда.

Читенсенмим, минем балачагым
Узды ашап юа, кузгалак...
Белем алдык чит авылга йөреп,
Без җәяүләп кенә урманнан.

Туйганчы без кәнфит ашамадык,
Тик ач-ялангач та булмадык.
Кар көрәдек, сулар ташыдык,
Утын кисеп, аны турадык.

Эшләп үстек, шулай өйрәндек без -
Бәяләргә кеше хезмәтен.
Беркайчан да әти-әниләрнең
Кимемәде кадер-хөрмәте.

Читенсенмим, авыл баласы мин.
Авылныкы булып калырмын!
Монда тудым, монда тамыр җәйдем,
Монда булыр соңгы адымым.

Салиха Гаязова,
Нормабаш-Чапшар.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250