Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл дип җан атып... («Хезмәт» десанты — Көектә)

Көек авылында гомер-гомергә азан тавышы тынмаган. Яңа мәчет төзелгәнче Шәмсенур әби йорты мәчет ролен үтәгән.

1996нчы елда авыл халкы, колхоз көче белән иман йорты төзелә. Төзелеш эшләренә ул чактагы районара катнаш азык җитештерү заводы җитәкчесе булган Фәиз Хөсәеновның да өлеше күп керә.
- Үз тормышларын булдырып, читкә китүчеләр дә авылны онытмый. Кайталар, булышалар, туган авыллары өчен җан атып яшиләр, - дип сөйли авыл имамы Фаяз Садыйков. - Әле менә күптән түгел күмәк көч белән зират коймаларын буядык. Мәңгелек йортны тәртиптә тотуда, төзекләндерүдә матди ярдәм итүче авылдашлар күп. Без аларның һәммәсенә дә рәхмәтлебез.
Казан шәһәрендә югары постларда эшләп, бүген авылда төпләнеп яшәүче Сабирҗан Садриев зиратка бара торган күперне ремонтлап, кирәк-яраклар саклана торган будканы калай белән тышлады.
Заманында авыл Советы рәисе булып эшләгән, зиратны койма белән әйләндереп алуда булышкан, бүгенге көндә мәрхүм Фәрит Сабировның да изгелекләрен онытмыйбыз.
Сәдака акчасына мәчет коймасын калай белән эшләдек, манара тәрәзәсен пластикка алыштырдык, матурлап тәрәзә йөзлекләре ясаттык.
Шөкер, иман йортының тынып торганы юк. Намаз саен җыела алмасалар да, җомга намазын калдырмыйлар. Дин серләренә төшенергә теләүче балаларны исә Балтачтан килеп укыталар.
Инде Рамазан аена да аяк бастык. Авылдашлар аңа зур хөрмәт белән карый. Өлкәннәр, балалар бергәләп тәравихка йөри. Ураза тотмаучылар да бу чорда начар гамәлләрдән тыелып тора.

Дәвамы бар

Охшаша материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250