Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хәбәрләре

авыл хәбәрләре

Матурлык өстәүчеләр
Көек авылында фельдшер булып ике дистә ел инде Бөрбаштан килен булып килгән Алсу Гәрәева эшли. Курмала халкына да хезмәт күрсәтә. Кышын - буран, яз-көз пычрак дими, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырган җиргә килеп җитә. Эш урыны бик чиста, тәртип. Ире Әхмәтхан да бик булган кеше. Авылда фермер, үзенең җире бар, күпләп терлекләр асрыйлар. Балалары да уңган, хезмәт сөеп үстеләр. Берсе Казанда укый, икенчесе Нормадагы лицейда һөнәр үзләштерә. Әнә шундый авылдашларыбыз белән авылыбыз тагын да матур, күркәм тоела.
Камил БАРИЕВ Көек авылы
Бәрәңге казылгач
Көзге уңышларны җыеп алганнан соң, бәрәңгеләр казып беткәч, безнең Тукай исемендәге хуҗалыкта инвалидлар көне үткәрелде. Бәйрәмне хуҗалык рәисе Нурулла Сәгъдиев һәм мәктәп директоры Раилә Галиева оештырды. Инвалид балаларны бүләкләделәр. Концерт программасы, төрле уеннар белән Сабантуй мәйданы гөрләп торды. Авыр хезмәттән соң шундый бәйрәм үткәрелгәнгә халык бик рәхмәтле булды. Нурулла Сәгъдиев өлкәннәргә дә игътибарлы. Быел да һәр ветеранга саллы гына пакет тутырткан. Аларны җәмгыять ашханәсендә үзе кыстап, зурлап кунак итте, кичәне үзе алып барды. Мәктәп коллективы да Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен матур итеп оештырды. Концерт программасы да, чәй өстәле янында сөйләшү дә күңелле булды. Әнә шулай матур итеп яши безнең субашлылар.
Альбина БАРИЕВА Субаш
Җиде генә йортта ут яна
«Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил» - дип электән үк сагынуларын басар өчен җыр чыгармаганнардыр. Кендек каным тамган, ачлы-туклы булса да балачагым узган, яшьлек сукмакларымны сак¬лый торган туган авылым Югары Сәрдеккә җай чыккан саен кайтырга тырышам.
Элек 50гә якын хуҗалыгы булган авыл хәзер кечерәйде, кичләрен 7 генә йортта ут яна хәзер. Авылны онытмаучылар, читтә сагынып яшәүчеләр кайткалап йөриләр. Киң урамнарда яшел чирәм, бакча артларын¬да болыны көчендәгеләргә әле мал-туар асрарга мөмкинлек бирә. Авылдашлар тырышып, бердәм көч белән яшиләр. Әле узган җәй генә зиратның бөтен коймаларын, капкасын алыштырдылар. Эчен корган, черегән агачлардан чистарттылар. Бу изге эшне авылдашлар бер җирдән ярдәм көтмичә башкарды: бертуган Камил, Габделхак, Газыймҗан Каюмовлар, Наил Муллагалиев, Фидәил Дәүләтшин, Фирдинант. Әтнә авылында яшәүче авылдашларның да көче кергән. Туган авылыбыздан читтә яшәүчеләрнең аларның изге эшләренә бик күңелләре булды. Төзеклеккә, чисталыкка аеруча игътибарлы шул безнең авылдашлар.
Фидания НУРИЕВА Чепья авылы
Дустыбыз онытылмый
Заманында яшьлек дустыбыз булган, ләкин рәхимсез авыру аркасында бик иртә арабыздан киткән милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә узучы ярышларга без һәрвакытта команда туплап җибәрергә тырышабыз. Мамадыш районының сигезенче мәртәбә уздырылучы ачык турнирына барып, егетләребез быел да матур күрсәткечләргә ирешеп кайттылар. Районның Түбән Ушма авылында мәрхүмнең дусты, үзе дә спорт остасы Рафаэль Муллахмәтов тырышлыгы белән төзелгән спорт -сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда 1994- 1997 елгы егетләр арасында бил алышып, Яңгул мәктәбеннән Илдан Әхмәтханов 50 килограмм үлчәү авырлыгында өченче призлы урынны яулады. Ә менә 1998-2000 елгы яшьләр арасында 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында, гомумән, безнекеләргә тиңнәр булмады. Яңгулдан Илназ Муллахмәтов һәм Данил Нәбиев беренче-икенче урыннарны бүлешсәләр, Чепьядан Илназ Миңмуллин өченче булды. Шулай итеп, Мамадышның дүрт бүләге районыбызга кайтты.
Нурзада СӘМИГУЛЛИН
Октябрь - бәйрәмнәр ае
«Маяк» җәмгыятендә эшләп чыккан пенсионерлар өчен үткән октябрь ае бәйрәмнәрдән генә торды. 5 октябрь көнне Ор һәм Шеңшеңәр авылы ветераннарын Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән мул табын артына җыеп кунак иттеләр. Күңелле итеп сөйләшеп, тәмле ризыклардан авыз итеп, концерт карап, яшьлеккә кире кайтып ял итеп утырдык. Җәмгыять өлкәннәргә икешәр килограмм сыер мае өләште. Чепья мәдәният йортына барып, тәмле чәйләр эчеп, янәдән концерт карадык. 8нче октябрь көнне Балтач мәдәният йортында Искәндәр Биктаһиров концертына алып бардылар. Күптән түгел җәмгыятебез машина бирде дә, Болгарга барып кайттык. Бик ошады. Ачык йөз белән каршы алдылар. Ак мәчеткә кереп намаз укып чыктык. Истәлекле урыннарны күрсәтеп, аңлатып йөрделәр. Автобус шоферыбыз Рашит Зарипов бик ита¬гатьле булып чыкты, һичнинди мәшәкатьләрсез ерак юлга алып барып кайтты. Юлның ераклыгын сизмәдек тә. Рәисебез Хәлил Хаҗиев Болгарга барганда хәерле юллар теләп озатып калды. Юлда барганда да, кайтканда да хәлебезне телефоннан сорап кына торды.
Әнә шулай, октябрь ае без - өлкәннәр өчен бәйрәм аена әверелде. Моның өчен җәмгыять рәисе Хәлил Хаҗиевка, авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиевка рәхмәтле калдык.
Әминә ГЫЙЛӘҖЕВА
Ор авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250