Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылның хөрмәтлесе

Берничә ел элек «Якты юл»ның иганәчелек буенча I урынга чыгуында җәмгыять җитәкчесе Раиф Хәкимовның өлеше зур. Ярдәмчел, киң күңелле булганы өчен аны авылдашлары хөрмәт итә.

2006нчы елның 23нче июле... Раиф әфәнденең җәмгыять җитәкчесе итеп билгеләнгән көне. 39 ел «Якты юл»ны җитәкләгән Хәмит Гәрәевтан соң эшләп китүләре бик авыр була аңа. Тәҗрибәсез көе үз иңенә гөрләп торган җәмгыятьне алу, әле алай гына түгел, авыл хуҗалыгы транспортлары өчен алынган кредитны түләү...
Йөрәк куркак, кул батыр, ди халык. Үзендә зур җаваплылык хисе тоеп башланган хезмәт юлының да инде 6 елдан артыгы үтеп тә киткән. Тәүге эшләр дә үз нәтиҗәләре белән сөендерә. Яңа җитәкче килгәч 286 баш терлеккә исәпләнгән ферма төзелде, Польшада эшләнгән ашлык киптергеч, сортларга аеру пункты булдырылып, амбарда кул хезмәте бетерелде. Күп санда авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынып, җәмгыятьнең матди-техник базасы ныгытылды. Амбар алды, ферма юлына асфальт түшәлде. Шода һәм Куныр фермаларында сөт блоклары төзелде, Деловаль системага күчү исә зур уңайлыклар тудырды. Раиф Габдуллович халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә гозерләрне тыңлау һәм аларны тормышка ашыру юнәлешендә күләмле генә эшләр башкарырга да өлгерде. Су башнялары иске булу сәбәпле, еш кына сусызлыктан тилмерергә туры килгән чаклар була иде. Яңа башнялар куелу белән әлеге өзеклекләргә дә нокта куелды.
Авыл җирлегендә һәр өлкә җәмгыять белән тыгыз элемтәдә тора. Кечкенә генә чара үткәрелсә дә, ремонт эшләре планлаштырылса да, һәр җитәкче иң элек җәмгыять рәисе янына ашыга. «Якты юл»да да шулай. Чөнки беләләр, Раиф әфәнде беркемне дә кире бормый, һәркемгә булдыра алганча ярдәм итә. Ашханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп, балалар бакчасына һәрдаим ярдәм итүдән тыш, мәдәният-сәнгатьне үстерүгә дә зур булышлык күрсәтә. Кирәк икән матди, кирәк икән техника белән ярдәм итүче җитәкче авыл мәчетләрен ут, җылылык белән тәэмин итүдән дә читтә калмый. Раиф әфәнденең һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуында әнисе Бибиәнвәр апаның ныклы тәрбиясе, тормыш иптәше Зөлфирәнең олы кайгыртуы, балалары Рәсүл, Фаят, киленнәре Алия, Фәридәнең һәм балдан татлы оныгы Булатның ихлас яратулары чагылыш таба. Авылдашларының һәрвакыт өмет-ышанычын аклап яшәүче һәм эшләүче Раиф Хәкимов киләчәктә дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәрвакыт яңа уңышларга ирешүдә «Якты юл»лыларның терәге, ярдәмчесе булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250