Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылның икенче йөзе

Чисталык комиссиясе икеайлык кысаларында гына түгел, ә һәрдаим чисталык һәм авыл җирлекләренең төзеклеге белән кызыксынып тора. Күптән түгел экология инспекторы Мансур Ибраһимов белән Арбор авылында булып кайттык. Арбор авылы капка төбен ялт иттергән, әмма өй эченә тәртип урнаштырырга иренгән хуҗабикәне хәтерләтте.

Иң төзек, иң матур авылларның берсе булган Арбор турында сүз барганда биредә «тырнак астыннан кер эзләү» һич мөмкин эш түгел кебек. Әмма Арборның да адәм кулы тимәгән урыннары бихисап булып чыкты.
Авылга килеп керү белән зәвыклы өйләр, чиста капка төпләре каршы алса да, авыл башындагы чүп савытының тулып ташуы кәефне кырды. Ә калган чүп контейнерлары тулса да, капкач белән ябып куелган, шуңа да игътибарны артык җәлеп итмәде. Тамаша безне икенче авыл башында һәм биредәге тыкрыкларда көткән булып чыкты. Җирле үзидарә белгечләре әйтүенә караганда, биредәге сүз тыңламаучылар белән «көрәш» инде берничә ел дәвам итә икән. Күрәсең әлеге гражданнарга җирле җитәкчеләрнең төртеп күрсәтүе яки әйтеп тирә-ягын чистартырга, тәртиптә тотарга өндәве аз булган. Инспекторларның килеп беркетмә төзүен көткәннәр. Капка төпләрендәге чүп үләннәрен чапмау белән беррәттән, гомуми кулланылышта булган тыкрыкларга хуҗа булучылар да очрады. Хәтта М.Сафин тыкрыкка аркылы ике такта ук салып куйган. Янәсе йөрмәсеннәр. М.Хәкимов, Р.Әүхәдиев, ПГозәиров, М.Хәйруллиннар янындагы тыкрыкларда да кем нәрсә тели шуны урнаштырган. Юкса, «кызыл» линия хакында газетабыз битләрендә еш яктыртсак та, авылларны төзекләндерү кагыйдәләрен бөтенләй белмәүче яки белергә теләмәүчеләр дә бар. Гади итеп кенә әйткәндә, капка-койманың тышкы ягы ул синеке түгел. Әмма һәр граждан урамның һәм тыкрыкның (әгәр тыкрык янәшәсендә яшәсә) яртысына кадәр чиста тотарга бурычлы. Шуңа да капка төпләренә һәм тыкрыкларга төзелеш материалларын кую, биредә чүп үләннәренә үсәргә ирек бирү катгый рәвештә тыела. Тыкрыкларга терлек арканлап биредәге агачларга зыян салу да штрафка тарту өчен сәбәп булып тора. Рейд вакытында М.Хәйруллин: «Авыл кешесен кысрыкларга кирәк түгел. Ярамагач, без бозауларны кая арканларга тиеш соң?», дип ризасызлык белдерде. Һәр җирле үзидарәдә авылларны төзекләндерү кагыйдәләре бар һәм биредә терлек арканлау урыннары билгеләнгән була.
Чисталык, тәртипсезлек, ризасызлык бер Арбор авылында гына түгел. Бу һәр җирлек өчен хас күренеш. Тирә-ягын тәртиптә тотып, таләпләрне үтәүчеләрнең хезмәтен нәкъ менә үз туксаныннан кире кайтмаучыларның гамәлләре генә юкка чыгара. Шунысы кызганыч.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X