Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылыбызның йөз аклыгы

Дөньяда үтә дә тыйнак, үтә дә сабыр, төгәл һәм мәрхәмәтле кешеләр була. Безнең Норма авылында да әлеге сыйфатларга тулысынча туры килә торган бер мәрхәмәтле, авылыбызның йөз аклыгы булырлык гүзәл зат бар. Аны авылда олысыннан алып кече яшьтәге баласына кадәр таный, якын һәм үз итеп «Хат ташучы Хәдичә» я «Безнең Хәдичә»...

Хәдичә Рәхимҗан кызы Гасыймова моннан 55 ел элек Норма авылында туып-үсеп, шушында белем ала. Яшьлек еллары Үзбәкстан яклары Ташкент каласы белән бәйләнгән булса да, туган авылы туфрагы аны янәдән тәпи баскан нигезенә дәшеп кайтара. Балтач мех әйберләр фабрикасында эшли башлаган Хәдичә Норма авылына газета-журналлар таратучы почтальон кыз кирәк дигән хәбәрне ишетеп, почта бүлекчәсенә килә. Шушы авылда үскән, авыл халкы белән яхшы таныш булган яшь кызны эшкә алалар. Менә шушы 30 елдан артык чорда безнең Хәдичә авыл халкына намуслы, фидакарь хезмәт күрсәтә. Районда иң зур авылларның берсе саналган Норма урамнарының барысы да аның ару-талу белмәс аяк эзләрен, һәр йорт капкасына беркетелгән хат әрҗәсе аның кул җылысын саклый. Соңгы елларда Норма үсә, зурая, йортлар саны ишәя, урамнары арта тора. Ә Хәдичәбез такыр юллар аша җәяү үтеп, үз хезмәтен бер карусыз башкара килә. Нинди һава торышы булуга карамастан, хәтта ял көннәрендә дә өйгә килеп пенсиясен өләшә, түләү квитанцияләрен хәл итә, вакытлы матбугатка язылуны да төгәл график белән алып бара. Һәр тиешле көнендә газета-журналларны кабул итеп алуыбыз белән дә без Хәдичәгә рәхмәтле. Үз эшен җиренә җиткереп башкарганга аны авыл халкы да бик хөрмәт итә. Бигрәк тә безнең ише ялгыз яшәүче өлкән буын кешеләре өчен көтеп алынган кунактай якын ул. Әби кешенең моң-зары да күп була, сөйләшеп утырасы да килә. Ә Хәдичә бервакытта да караңгы чырай күрсәтми, безне тыңлый, киңәшләрен бирә, булдыра алганча ярдәм итәргә дә тырыша.
Иңенә аскан авыр сумкасында ил-көн яңалыклары, туган-тумачадан хатлар, телеграммалар булса, күзендә кешегә карата хөрмәт, күңелендә бары яхшылык кына чагыла аның. Менә былтыр бик зурлап әниләре Хәтимәне соңгы юлга озаттылар. Хәдичәнең янәшәсендә туганнары, иң якыннары бу авыр минутларында олы терәк булдылар. Барча туганнарына һәрчак кунакчыл һәм тугайчылыклы булганы өчен аны якын, үз итәләр.
Авылыбызда шушындый олы җанлы, күркәм шәхес булуы белән без чиксез горурланабыз һәм мондый кешеләр тормышта күбрәк булса иде, дип телибез!
Норма авылының М.Гафури урамы өлкәннәре исеменнән Нурия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250