Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айлык түгел, еллык

Чепья үзенең күпмилләтле булуы белән еракларга дан тотса да, чисталык мәсьәләсендә әле бик аксый. Үзләре яшәгән йорт тирәләренең чисталыгына, төзеклегенә булган бу битарафлылыкның сәбәпләрен ачыклау нияте белән күптән түгел чисталык комиссиясе Чепья җирлегендә булып кайтты.

Авылга килеп керү белән һәр капка төбе саен үз урынын алган төзелеш материаллары күзгә ташланды. Төзелеш алып бару яхшы гамәл. Әмма бу материалларның күбесе инде озак кына ятып, ком өсләре үлән, бүрәнәләр гөмбә белән бизәлгән. Әле алай гына түгел, үзәк урамның кайбер капка төпләрендә киселгән, корган агач ботаклары кая барырга аптырап тамыр җәйгән. Ел дәвамында кунаклар кабул итүче Чепьяның чисталыкка моның кадәр битараф булуына шаккатып, тел шартлатырлык булды.
Чепьяда үткән утырыш нәкъ менә шушы кимчелекләрне төртеп күрсәтүдән башланды. Утырышта Чепья җирле үзидарәсе җитәкчесе Азат Нотфуллин чисталыкка бармак аша караучылар белән беррәттән, эшне вакытында оештырган, үзләренә бүленеп бирелгән участокларны ялт иттергән «Наз», Чепья урта мәктәбе, ветеринария участогы, детсад коллективларын мактап телгә алды. Әлеге коллективлар дамба кырларын чабуда да активлык күрсәткән. Хезмәткәрләр аз булуны яки вакыт җитмәүне сәбәп иткән газ участогы, хастаханә, Арбор мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективларына, җирле җитәкчеләрнең генә күрсәтмә бирүе аз тоелган, ахры. Ә менә шәхси эшмәкәр Нурания Рамазанова утырышка чакырылып та бирегә килүне кирәк тапмаган. Ә аның каравы яңа кибет салына торган участогында чүп үләннәре патшалык итә.
Утырышта шулай ук бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булган су хакында да сөйләшенде. Дөресрәге, су җитмәү мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләделәр. Башкалар хакында уйламый суны күп күләмдә тотучыларга чаралар күреләчәге дә әйтелде.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250