Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аждаһа елын каршылап

Аждаһа елын быел районыбыз халкы бөтенләй башка рухта каршылады. 26нчы декабрь көнне Яңа ел чыршысын ачу тантанасы тамашачыларга бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Районыбыз территори¬ясендәге һәр оешма, җәмгыятьләрне тәкъдим итүче бизәлгән машиналар, аларны тулыландыручы образ¬лар үткәндә яңа ел могҗизасын һәркем зур кызыксыну белән күзәтте. Авызыннан ут чәчкән аждаһа үзәк...

Аждаһа елын быел районыбыз халкы бөтенләй башка рухта каршылады. 26нчы декабрь көнне Яңа ел чыршысын ачу тантанасы тамашачыларга бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Районыбыз территори¬ясендәге һәр оешма, җәмгыятьләрне тәкъдим итүче бизәлгән машиналар, аларны тулыландыручы образ¬лар үткәндә яңа ел могҗизасын һәркем зур кызыксыну белән күзәтте. Авызыннан ут чәчкән аждаһа үзәк мәйданга үткәч күпләр әлеге тамаша янында истәлек фотосына төшеп калырга ашыкты. Тулы бер компо¬зицияне тәкъдим итүче «Балтач газы» идарәсенең әлеге тамашасын күпләр «мөгез» чыгаруга тиңләде. Ә шулай да бәйрәмнең күңелле минутлары һәркем күңелендә аерым урын алды.

Менә алар бәйрәмнәрнең төп сәбәпчеләре булган Кыш бабай һәм Кар кызы. Аларның саны бихисап иде бу көндә. Ниндиләре генә юк араларында. Ә шулай да һәммәсе дә якын, кадерле. Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмне ачык дип игълан иткәч тамашачылар үзәк чыршы янына юл алды. Биредә төнгә кадәр җыр-биюләр дәвам итте. «Казан егетләре» белән бергә җирле артистлар чыгышын карап хозурланган район¬дашлар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты. Хәерле еллар, имин киләчәк теләп атылган салют¬лар да бәйрәмне күркәмләндерде дияргә кирәк.

Шушы ук көндә «Хыял» яшьләр үзәгендә район социаль яклау бүлеге һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан районыбызның 173 мөмкинлеге чикләнгән баласы өчен Яңа ел маскарад-кичәсе булды. Кунакларга башкаланың Яшь тамашачы театры артистлары сәхнәләштерелгән тамашаларын бүләк итте. Кыш бабай белән Кар кызына ияреп балалар күңел ачтылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар, истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев