Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач “Ак калфагы” Казанга барачак

15-17 майда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештыра. Җыенга Тататарстанның 43 район-шәһәреннән, Русиянең 62 төбәгеннән, 31 якын һәм ерак чит илдә 450 вәкил киләчәк дип көтелә. Балтачта "Ак калфак" оешмасы әле тәүге адымнарын ясый, аныӊ...

15-17 майда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештыра. Җыенга Тататарстанның 43 район-шәһәреннән, Русиянең 62 төбәгеннән, 31 якын һәм ерак чит илдә 450 вәкил киләчәк дип көтелә.
Балтачта "Ак калфак" оешмасы әле тәүге адымнарын ясый, аныӊ куптән түгел беренче җыелышы булып, анда төрле оештыру мәсьәләләре каралды. "Ак калфак" бүлеге җитәкчесе итеп Балтач бистәсеннән Зөлфирә Камалова сайланды һәм ул республикада үтә торган чараларда катнашачак.
Татар конгрессы хәбәр итүенчә, төп чаралар 16 май көнне узачак. Камал театры бинасында җыенның пленар утырышы каралган.

Алдагы 15 май көнне Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән ханымнар Казанның татар телендә белем бирүче урта уку йортлары белән танышачаклар. Аларның Фатыйха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясенә, 2 татар гимназиясенә, кызлар өчен 4 нче интернат гимназия, сәләтле балалар өчен 7 һәм 2 санлы лицей интернатларга баруы планлаштырылган.

Кич белән ханымнар Г.Камал исемендәге татар академия театрында Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектаклен караячаклар. 16 май кичендә алар шулай ук Камал театрында үтәчәк «Сөембикә» журналының 100 еллыгына багышланган чарада да катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250