Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлешләре олы!!!

Сугыш елларында Балтач районының бөтен халкы, олысы һәм кечесе, тулысы белән «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт куйды.

Шуңа күрә дә бу шатлыклы бәйрәм көнендә без каһарман сугышчылар белән бергә, ач-ялангач, салкын язгы суларда чабаталы килеш, дистәләрчә километрлар чәчү орлыкларын иңнәренә салып, алып кайткан, колхоз кырларында көнне-төнгә ялгап эшләп, уртак җиңүне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен дә зур ихтирам хисләре белән искә алабыз. Кулларыгызның җылылыгы һәм олы йөрәкле булганыгыз өчен, бетмәс-төкәнмәс хәвефле һәм йокысыз төннәрегез өчен рәхмәт сезгә! Сугыш елларының күтәрә алмаслык авырлыклары күп милләтле районыбыз халкының ихтыярын сындыра алмады, җиңүгә булган ышанычын какшатмады. Олысы һәм кечесе, апасы һәм энесе, сеңлесе, әнисе һәм әбисе - барысы да бердәм булып Бөек Җиңү өчен көч куйдылар. Буген дә Чепья «Халыклар дуслыгы» музеенда 1943 елнын 1 декабрендә Иосиф Сталин кул куйган, район комсомолларына һәм пионерларына танк колоннасы төзү өчен 100 000 сум акча җыйганга рәхмәт белдергән телеграмма иң күренекле урында саклана.
Районыбызда бүген исән-сау, сәламәт килеш 894 тыл ветераны гомер кичерә. Һәрберебез, олымы, кечеме, алар алдында баш иеп, РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР дип, ихтирам һәм хөрмәт сүзләребезне аларга җиткерәсебез килә! Рәхмәт Сезгә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250