Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач өлкәннәрне зурлый

Бүгенгесе көндә Балтач район Советы һәм башкарма комитеты, аныӊ бүлекләре һәм аерым оешмалары аша лаеклы ялга чыккан 175 ветеран бар.

Өлкәннәр көне уӊаеннан Кариле авылында «Сельхозтехника» оешмасыныӊ ашханәсендә җыелган 140 ветеранныӊ килүе барыннан да элек үзләре өчен күӊелле хәл булды бугай, ничә еллар күрешмәгән, очрашмаган хезмәттәшләрен яӊадан күрү бәхете күбесенеӊ йөзләренә чыккан , алар тагын да мөлаем һәм сөйкемле күренәләр иде.
Килгән ветераннарны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде. Ул, олы буын кешеләренеӊ фидакәрь хезмәте нәтиҗәсендә районныӊ бүгенге уӊышларыныӊ калку булуын ассызыклап үтте, әле ветераннарныӊ тормыш тәҗрибәсе, карашларыныӊ яӊа, үсеп килүче буынны тәрбияләү юнәлешендә үтә кирәклеген әйтеп узды, аларныӊ һәрберсенә озын гомер, сәламәтлек, бәхет теләде.
Мул табын артында әӊгәмә концерт номерлары белән үрелеп барды, соӊыннан һәр ветеранга район башлыгыныӊ бәйрәм паектлары таратылды. Өлкәннәр үзләренеӊ әчкерсез рәхмәтләрен җиткереп, илебездә, республикабызда, төбәгебездә тынычлык саклансын иде, дигән фикер белән бәйрәмнән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250