Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Мари дусларыбызныӊ да рәсми оешмалары бар

Редакциябезгә Балтач районнында бердәнбер мари авылы - Улисьялныӊ башлыгы Валентин Максютов шатланып килеп керде. Ишектән керүгә: - Булды бу, ниһаять безнеӊ дә үз оешмабыз бар!, - диде ул.

Өстәлгә теркәлү кагәзъләрен җәеп салгач, бар да аӊлашылды. Валентин агай күптән хыялланып йөргән район мари халкыныӊ оешмасы рәсмиләштерелгән икән. Балтач районында тагы бер җирле иҗтимагый оешма арткан, ул хәзер «Татарстан Республикасы Балтач районы мариларныӊ милли-мәдәни автономиясе», дип атала. Моӊарчы оешмалары рәсмиләштерелмәсә дә, бу авылда киӊ җәмәгатьчелек белән зур эшләр башкарылып килде.
2014 һәм 2015 елда үзара салым акчасына кайбер урамнарга вак таш түшәлде, зират урыны коймалап алынды. Элекеге традицияләрне торгызу максатыннан мари халкыныӊ табына торган урыннары тәртипкә китерелде. 23 февральгә авыл халкы көче белән салынган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәлне тантаналы итеп ачырга җыеналар. Авылда күрше Мари иле артистлары да еш чыгыш ясый. Халык яӊа йортлар салып, гаиләләр корып киләчәккә ышаныч белән карый икән, монда авыл башлыгыныӊ, аныӊ ярдәмчеләренеӊ тырышлыгы зур. Бу турыда Валентин аганы эзләп кергән Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин бик тәэсирләнеп сөйләде. Мари дусларыбыз инде үз автономияләрен рәсмиләштергәч республикабызда төрле грантлар конкурсларында катнашып, анда җиӊеп, үз авылларыныӊ һәм гомуми районыбызныӊ үсешенә тагын да саллы өлеш кертерләр дигән фикердә калабыз. Әфәрин дусларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250