Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач районнан Бөек Ватан сугышында 68 хатын-кыз геройларча сугышкан

Районыбызның 68 хатын-кызы ил чакыруы, йөрәкләре кушуы буенча Бөек Ватан сугышы фронтларында егетләрчә, ирләрчә сугыштылар.

Нәфис куллар сугышчан корал тотты, юка иңбашлары күтәрә алмаслык йөкләр күтәрде. Кызганыч, аларның инде күбесе безнең арабызда юк. Исәннәрнең, бүген булса да, һәрберсенең исемен белергә һәм соң булса да, аларга ихтирамыбызны, рәхмәт хисләребезне дә белдерергә тиешбез!!!
Менә алар, исән-сау хатын-кыз сугыш ветераннарыбыз:
- Макарова Мария Петровна, 1920 елда туган, Кече Лызи авыл җирлегеннән;
- Кәлимуллина Тәскирә Гөмәр кызы, 1924 елда туган, Карадуган авыл җирлегеннән;
- Нәбиева Фатыйма Нури кызы, 1923 елда туган, Смәел авыл җирлегеннән;
- Галимуллина Мөнирә Шакирҗан кызы, 1920 елда туган, Салавыч авыл җирлеге;
- Хәкимова Разия Хәким кызы, 1923 елда туган, Яңгул авыл җирлеге;
- Захарова Анисия Ивановна, 1924 елда туган, Чепья авыл җирлеге;
- Караваева Ольга Ивановна, 1921 елда туган, Чепья авыл җирлеге;
- Петрова Вера Тимофеевна, 1919 елда туган, Чепья авыл җирлеге;
Хатын-кыз үзенең табигате белән сугышка, үтерешкә, кан коюга каршы, җирдә тормышны дәвам итәр өчен яратылганнар. Безнең әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз киләчәкне, балаларны, кешелек дөньясын саклап калу өчен үзләрендә табигать кануннарын җиңә торган көч таптылар, сугыш кырларында чын геройлык үрнәкләре күрсәттеләр. Хатын-кыз батырларыбызның кыюлыгы, ныклыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250